Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә"
Татарстаннан Раушан Гыйззәтуллин Германия хакимиятеннән сәяси сыену сорый, әмма түрәләр аңа Русиягә кайту бернинди дә куркыныч тудырмый дигән нәтиҗә ясаган. Чит илдәге татар оешмалары аның өчен кайту хата булачак, аны куәт оешмалары кулга алачак дин саный һәм аны кайгыртып хатлар яза.
🔹Раушан Гыйззәтуллин чит илгә Татарстаннан 2021 елда киткән. Ул моны ФСБның басымы астында булды, дип аңлата. Сәбәбе - татар милли хәрәкәтендә катнашу, дип аңлата. Берничә ел дәвамында ул мөһаҗирлектә тормышын канунилаштырырга тырыша, әмма килеп чыкмый. Русиягә кайта алмыйм, анда мине зинданга утыртачаклар, дип аңлата үзенең торышын активист.
Азатлык аның белән сөйләште, илдән китү сәбәпләрен сорашты, Русиядәге тормыштан ни өчен канәгать булмавын һәм куәт структуралары белән мөнәсәбәтләрен белеште.
💬"Милли хәрәкәттә катнаша башлаган кеше белән, иртәме-соңмы, ФСБ кызыксына башлый, "кунакка килә" башлый. Башта күзәтәләр, сорашалар. Минем белән дә шулай булды. Мине дә чакырта башладылар. "Нигә кирәк бу сиңа?" дигән сораулар бирәләр иде башта. Ара-тирә кисәтәләр иде. Эшкә дә җитәкчелеккә шалтыраталар иде. Әмма 2021елд басым катырак була башланды. Мыскыл итүләр, янаулар китте, кыйнаулар. Бермәл башыма капчык кидереп җәфаладылар, алар белән хезмәттәшлек иттерергә кәгазьләр имзалаттырырга теләделәр. Мин моның ни белән тәмамланганын чамаладым, баш исән булганда чыгып ычкынырга кирәк, дигән фикергә килдем. Мин Европага виза алдым, ул вакытта юллар ачык иде бит. Тоттым да чыгып киттем", дип сөйләде ул.
👉Әңгәме тулысынча монда укыгыз. Русиядән VPN кирәкми.
Post #31876
339