Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте
Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм тугыз физик затына карата санкцияләр кертте. Алар арасында Татарстаннан дүрт ширкәт бар.
Чикләүләр «Алабуга Девелопмент», «Алабуга Машинери», «Дрейк» һәм «Астейс» оешмаларына кертелгән.
🔸 «Алабуга Девелопмент» «Алабуга» махсус икътисади мәйданында төзелеш, инфраструктура үстерү һәм төрле объектлар төзү белән шөгыльләнә. Ширкәтнең бенефициары — «Алабуга» МИЗ. Ул 2023 елның 18 декабреннән санкцияләр астында.
🔸 «Алабуга Машинери» сәнәгать җиһазлары, шул исәптән җилләтү системнары һәм чиллерлар җитештерә.
🔸 «Дрейк» — «Алабуга» МИЗ резиденты. Төп эшчәнлеге — моторлар җитештерү.
🔸 «Астейс» махсус автомобиль техникасы, шул исәптән бронялы машиналар, куәт оешмалары өчен махсус машиналар һәм вахта автобуслары җитештерә.
Япония Русиягә Украинага һөҗүм итүе сәбәпле санкцияләр кертте һәм санкция исемлекләрен берничә тапкыр киңәйтте.
Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстандагы «Алабуга» махсус икътисади зонасында Иранның «Шаһед» һөҗүм дроннарын җитештерү оештырылды. Русиядә алар «Герань-2» исеме белән кораллануга куелган. Пилотсыз очкычларны җыю эшенә «Алабуга Политех» көллияте студентларын да җәлеп итәләр.
Post #31877
173
- 👍 3