Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән
Бу атнада Чаллы мәхкәмәсендә Түбән Кама шәһәренең элекке башлыгы Рамил Муллинга эш нигезендә утырышлар беренче тапкыр җәмәгатьчелек өчен ябык форматта узды. Моның белән бәйле үтенечне Татарстандагы Тикшерү комитеты тикшерүчесе Марат Һадиев белдергән. Имеш, эш материалларында хәрби серләргә бәйле мәгълүматлар бар. Алга таба барлык утырышлар да ябык форматта узачак.
«БИЗНЕС Online» ачыклаганча, утырыштан соң озак та үтми Муллинны гаепләүнең соңгы редакциясе белән таныштырганнар. Украинадагы сугышка контрактчылар җәлеп итүгә бәйле эпизод эчендә китерелгән зыян күләме ике тапкырга диярлек арткан — 36 миллионнан 65 миллион сумга кадәр.
Басма мәгълүматларынча, Муллин контрактчылар җәлеп итү өчен өстәмә керемнәр хисабына бюджеттан бүлеп бирелгән бөтен сумманы үзләштерүдә гаепләнә.
500 контрактчы туплау планлаштырылган, һәрберсе өчен 130 мең сум түләнергә тиеш булган. Нәтиҗәдә, Муллин мәхкәмәдә сөйләгәнчә, 318 контрактчы җәлеп ителгән, моның өчен 36 миллион сум тотылган. Башта ул нәкъ шул сумманы үзәләштерүдә гаепләнә иде.
Тикшерү комитеты исә чынлыкта бүлеп бирелгән акча ярдәмендә бер генә кеше дә контракт төземәгән, ә акча тулысынча үзләштерелгән дип саный.
Муллин үз гаебен танымый. Әмма элекке түрәне иң нык ачуын китергәне — бу эштә бердәнбер гаепләнүче булып калуы. Ул сорау алуларда эштә катнашкан, үзеннән югарырак вазифаларда торган һәм, имеш, аның эшләү схемаларын килештергән башка кешеләр турында да сөйләгәнен белдергән.
Әлегә Түбән Каманың элекке мэры 3 декабрьгә кадәр сак астында кала.
Post #31878
146
- 🤬 3
- 😁 1