Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарту кирәк
Институт мөдире Эльмира Галимова сүзләренчә, 2002-2021 елларда басылып чыккан фундаменталь хезмәт белемнең барлык тармакларын колачлый, әмма вакыт узу белән бер өлеш мәгълүмат искерә тора. Бу хакта ул "Семь дней"га сөйләгән. Ләкин татар һәм урыс телләрендәге энциклопедияне яңарту юлында акча һәм кадрлар кытлыгы бар.
Энциклопедияне сыйфатлы итеп яңарту өчен институтка финанслау механизмын үзгәртергә һәм өстәмә чыгымнарны капларга кирәк: институтта хәзерге вакытта нибары 44 хезмәткәр эшли. Мондый кечкенә коллектив белән генә күптомлы хезмәтне яңартуны башкарып чыгу мөмкин түгел.
Элек институтның махсус гонорар фонды медицина, спорт, биология, физика, математика кебек төрле өлкәләрдәге штаттан тыш белгечләрне чакырып, аларның хезмәтенә түләргә мөмкинлек биргән. Хәзер андый фонд юк. Шулай ук инстутитутның агымдагы «Казан», «Татарстан халыклары», Татарстан районнарына багышланган энциклопедияләре, һәм Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан татарларына багышланган «Үзәк Азия татарлары» кебек халыкара проектларда архивларны өйрәнү эше һәм масштаблы экспедицияләр дә чыгымнар сорый.
Институт җитәкчелеге чакырылган галимнәр, тар профильле белгечләрнең эшенә түләүне торгызу өчен гонорар фондын торгызырга кирәк дип исәпли. Шулай иткәндә генә яңа мәгълүматларны профессиональ дәрәҗәдә тикшереп, энциклопедияне яңартып булачак.
∙ Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Русиядәге алдынгы энциклопедик оешмаларның берсе.
∙ Институт биш юнәлештә эшли: энциклопедика, төбәк тикшеренүләре, фән белеме, татар диаспорасын өйрәнү һәм «Татарика» онлайн-энциклопедиясе.
@azatliqradiosi
Post #31944
103
- 🔥 1
- 💔 1