Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза.
Бакуда һәм илнең башка шәһәрләрендә мәктәп формасына кагылышлы яңа кагыйдәләргә, шул исәптән мәктәпкә хиҗаптан килүне тыюга каршы протестлар уза.
Азәрбайҗан эчке эшләр министрлыгы 37 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте, дип яза "Азатлык" радиосының азәрбайҗан хезмәте.
Сентябрь ахырында Азәрбайҗан хөкүмәте мәктәп формасы кагыйдәләренә рәсми рәвештә үзгәрешләр керткән. Алар мәктәп формасыннан аерылып торган яки белем бирүдә дөньявилыкка каршы килгән киемнәрне мәктәпкә киеп килүне тыя. Карарда "белем бирүдә дөньявилык принцибына туры килмәгән кием" төшенчәсе тәгаенләнмәгән. Кайбер белгечләр бу төшенчәнең яулыкка да кагылырга мөмкин булуын фаразлаган, дип яза "Азатлык"ның азәрбайҗан хезмәте.
Басма хәбәр итүенчә, соңрак кайбер укучыларны һәм укытучыларны мәктәпләргә кертмәү турында шикаятьләр килә башлаган. Соңгы көннәрдә ата-аналарның һәм укучыларның протестларга чыгуы, дәресләргә йөрүдән баш тартуы билгеле булган.
Minaval Politika хәбәренчә, Бакуда, Гарадаг районында протеста катнашучылар мәктәп мөдире машинасына ут төрткән. Ә Ясамал районында каршылык чарасында катнашучыларның бер мәктәп бинасына ут төртергә омтылуы турында хәбәр ителә. Әмма янгынны булдырмый калганнар.
Oxu.Az хәбәр итүенчә, протестта катнашучылар җәмәгать тәртибен боза, дәүләт милкен җимерә һәм дини шигарләр кычкыра.
@azatliqradiosi
Post #31941
167
- ❤ 5
- 😱 2
- 😢 2
- 🥱 1
- 💊 1