TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31940 130
Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде

Исемлектә машина төзү, җайланмалар ясау, радиоэлектроника һәм башка тармак оешмалары бар. Алар арасында Казан мотор төзү һәм җитештерү берләшмәсе (КМПО), Казанның "Электроприбор" корылмасы, Чистайдагы "Восток" сәгать корылмасы, Әлмәттәге "Радиоприбор" оешмасы һәм башкалар бар.

Брюссельдә күрсәтелгән Башкортстан ширкәтләренең барысы да Русия хәрби-сәнәгать комплексы өлеше булуы билгеләнде.

Гомумән исемлектән ширкәтләрнең яртысыннан күбрәге баллистик ракет җитештерүгә бәйле, дип белдерде Европа дипломатиясе башлыгы Кая Каллас.

Чикләүләр тагын нинди ширкәтләргә карата кертелде? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  2. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  3. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  4. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  5. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  6. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →