Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган
Казандагы полиция идарәсенең кисәтүләре берничә кешегә юлланган. Азатлык шундый рәсми кәгазьләренең кимендә өч кешегә килүен ачыклады. Хәтер көне уңаеннан урамга чыгу канунны боза дигән рәсми кисәтү татар милли хәрәкәте ветераны Галишан Нуриәхмәткә, элеккеге активист Радик Зиналовка, шагыйрь Фәнил Гыйлеҗевкә килгән.
Галишан Нуриәхмәт тә, башкалар да бу хакта социаль челтәрләрендә язды. "Кичә мин өйдә юк чагында бу кәгазьне калдырганнар", дип яза Галишан Нуриәхмәт. Мондый кисәтүләрне аңа 2024, 2025 елда да китергәннәр иде. Тулырак - түбәндәге язмада.
#Казан
#ХәтерКөне
https://www.azatliq.org/a/33874895.html
Post #31931
166