💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.
36 ел эчендә Башкортстан суверенитетыннан әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан Русиядә беренче бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.
Берничә ел элек без "Башкортстан суверенитетыннан ниләр калды" дигән сорауны белгечләргә биргән идек. 👉 Аларның җаваплары бүген дә актуаль кала.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Post #31923
124