Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистларына куркыныч янамый дип саный
Азатлык Татарстаннан куәт структураларының басымы, янавы аркасында качып китәргә мәҗбүр булган активист Раушан Гыйззәтуллин тарихын язган иде. Ул Германия хакимиятеннән сәяси сыену сораган, әмма аның бу үтенечен кире какканнар. Аңа юлланган рәсми җавапта идарә Русиядә татарлар сан буенча икенче урында тора, алар күпсанлы, аларның диннәренә, телләренә басым ясалмый, хокуклары бозылмый, татарлар эзерләкләнми, активистка кире Русиягә кайту куркыныч тудырмый, дигән фикерләр бар.
Азатлык Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсенә берничә сорау юллаган иде.
Журналистлар идарәдән Русиядәге татар милли оешмаларының хәле ничек бәяләнүен, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең экстремистик оешма дип танылуы һәм аның активистларына карата җинаять эшләре кузгатылуы исәпкә алу-алынмавын сорады. Шулай ук татарларны этник азчылык буларак эзәрлекләү белән татар милли оешмаларының бәйсезлек яклы активистларын эзәрлекләү арасында аерма үткәреләме, дигән сорау да куелды.
Рәсми хатка караганда, идарә бу сорауларга турыдан-туры җавап бирмәгән. Түрәләр һәр эшнең индивидуаль каралуын, эзәрлекләү сәбәпләре буенча аерым статистика алып барылмавын белдерде.
Тулы җавапны безнең 👉сайтта укыгыз.
Post #31913
170