TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31906 227
⚡️Салават шәһәренә дрон һөҗүме булган

Украинаннарның Exilenova+ һәм Supernova+ күзәтү Telegram-каналлары «Газпром нефтехим Салават» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында хәбәр итә. Astra каналы ширкәттә янгын башланган булырга мөмкин дип яза.

Башкортстан рәсмиләре бу хакта әлегә берни дәшми. Русия саклану министрлыгы Башкортстан күгендә 399 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте.

Башкортстанда мобиль интернет эшләми, Уфа һава аланы ябылды.

Бу — Русиядәге иң эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе. Ул Салават шәһәрендә урнашкан. Шәһәр Украина чигеннән 1400 чакрым ераклыкта. ASTRA укучылары җибәргән фото һәм видеолардан күренгәнчә, янгын шәһәрдән берничә километр ераклыкта чыккан. OSINT-анализ янгынның нефть эшкәртү заводы тирәсендә булырга мөмкинлеген күрсәтә.

«Газпром нефтехим Салават» елына 10 миллион тоннага кадәр углеводород чималы эшкәртә. «Газпром» төркеменә кергән ширкәт 150дән артык төрле продукция җитештерә. Алар арасында бензин, дизель ягулыгы, мазут, битум, полиэтилен, стирол һәм аммиак бар.

Элегрәк тә бу ширкәткә дрон һөҗүмнәре ясалган иде. 2025 елның 24 сентябрендәге һөҗүмнән соң беренчел эшкәртүнең ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасы зыян күргән. 2026 елның 14 июлендәге һөҗүмнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыкты һәм нефть эшкәртү тулысынча туктатылды. 2026 елның 13 августындагы һөҗүмнән соң да янгын чыкты.
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
  2. Oct 9, 2026Франкфуртта Европа татарлары форумы узды Форумга 8 илдән 50дән артык татар телле активист,…
  3. Oct 9, 20262026 елда Нобельнең Тынычлык бүләген Көньяк Африка Республикасыннан юрист Нави Пиллэй алды…
  4. Oct 9, 2026КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды Казан федераль университетының Филология…
  5. Oct 8, 2026Әдәбияттан Нобель бүләген Канада язучысы Энн Карсон алды 2026 ел әдәбияттан Нобель премияс…
  6. Oct 8, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүмен шәһәр мэры да раслады. Әмма ул, Русиядәге гадәтчә, сәнәгать…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →