TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31930 164
Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр туктармы?

Якшәмбе кичендә АКШ президенты Дональд Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" үз көченә кергәнен белдерде. Ул язганча, моңа "ике як та ризалык биргән".

Ул өстәмә аңлатмалар, аерым алганда, энергетика тынычлыгы дигәндә нәрсә күздә тотылуын язмады.

Украина президенты Владимир Зеленский Axios басмасына әйтүенчә, Трампның энергетика тынычлыгы турындагы хәбәре аның өчен яңалык булган, әмма ул ике яклы булса, Украина аны хуплаячак. "Без әзер һәм аны кабул итәчәкбез", – диде ул.

Мәскәү әлегә бу хакта фикер белдермәде.

Сентябрьдә Трамп белән очрашканнан соң, Зеленский Украинаның Русия энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктатырга әзер булуын белдергән иде. Моның шарты: Мәскәү дә Украина энергетикасына һөҗүм итүдән туктарга тиеш.

@azatliqradiosi
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  3. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  5. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  6. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →