"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган
Кырымтатар Насиба Саидова, Эсма Ниметулаева, Февзие Османова һәм Эльвиза Алиеваны Акмәчетнең беренче санлы Тикшерү изоляторыннан Дондагы Ростовтагы СИЗОга күчерәчәкләр.
Журналист Лутфие Зудиева үз Facebook битендә язуынча, Дондагы Ростов Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсендә әзерлек утырышы ябык ишекләр артында узган. Мөслимәләр утырышта Акмәчеттәге тикшерү изоляторыннан видео элемтә аша катнашканнар. Мәхкәмә аларны сак астында тоту вакытын тагын ярты елга озайткан.
Киләсе утырыш 23 октябрьгә билгеләнгән. Ләкин утырыш кызларны Дондагы Ростовка күчереп өлгерсәләр генә узачак.
• Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Февзие Османова 2025 елның 15 октябрендә сак астына алынды.
@azatliqradiosi
Post #31945
171
- ❤ 1
- 😢 1