TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31946 138
Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел

2026 елның өченче кварталында кулланучылар SberBank Online хезмәте белән 90нан артык телдә аралашкан. Июльдән сентябрьгә кадәр кулланучылар чат хезмәте аша 35,8 миллионнан артык хәбәр җибәргән.

Чатта кулланылучы Русия телләре арасында татар теле – иң алдынгы тел. Ул милли телләрдәге сөйләшүләрнең 84 проценттан артыгын тәшкил иткән.

Төп бишлектә шулай ук башкорт, чуаш, бурят, адыгей телләре бар.

Сбербанкның чатында милли телләр белән аралашу нейрочелтәр ярдәмендә оештырылган: кулланучы банкка үзенә уңай телдә мөрәҗәгать итә, операторга исә бу мөрәҗәгать GigaChat нейрочелтәре аша урыс телендә килә. Операторның җавабы да автоматик рәвештә тәрҗемә ителә.

Шул ук вакытта чатта фентези телләрен кулланучылар да булуы кызык – бу өч ай эчендә эльф телләрендә йөзләп мөрәҗәгать алынган.

@azatliqradiosi
  • ❤ 5
  • 🔥 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  3. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  4. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  5. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
  6. Oct 13, 2026Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза. Бакуда һәм илнең башка шәһәрл…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →