Русия мөфтияте Дамир Мөхетдиновны эзәрлекләү динара киеренкелек тудырырга мөмкин дип кисәтте
Русия мөселманнарының Диния нәзарәте үз эшчәнлегенең ислам диненең әхлакый кыйммәтләренә һәм Русия кануннарына нигезләнүен белдерде. Нәзарәт үзенең "экстремизмга, радикализмга, чит илләр йогынтысына һәм милләтара дошманлыкка" катнашы булуын кире кага.
Мондый белдерү Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновка карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаепләү турында беркетмә төзелгәннән соң чыкты.
Диния нәзарәте кисәтүенчә, мөфтияткә каршы кампания милләтара һәм динара киеренкелек тудырырга ихтимал.
Мөхетдиновка карата төзелгән беркетмәне мәхкәмә 11 июньдә караячак. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшр җәзасы яный. Беркетмәнең нинди сәбәп белән төзелгәне әлегә билгеле түгел.
Быел май ахырында Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә "Калка" һәм "После битвы под Суздалем" рәсемнәре өчен административ эш ачулары һәм штраф салулары билгеле булды.
Мәскәүнең район мәхкәмәсе аны дини хисләрне мыскыл итү дип санаган һәм 150 мең сум күләмендә штрф билгеләгән.
Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
Post #31128
361
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновны 150 мең сум штрафка тартканнар Дамир Мөхетдиновка бүлмәсендә “Калка” һәм «После битвы под Суздалем» рәсемнәре өчен административ эш ачканнар һәм штраф салганнар. Бу хакта Ринат Мөхәммәтов…
- 😡 12
- 🔥 4