TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31948 172
Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат

«Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә хөкем ителгән 49 яшьлек Рөстәм Халиков Пенза өлкәсенең 4нче санлы колониясендә вафат булган. Бу хакта авыр чирле тоткыннарны азат итү өчен көрәшүче Free120 проекты хәбәр итә.

Хәликов 27 сентябрьдә үлгән дип фаразлана. Mediazona бу дата рәсми исемлекләрдә язылган булуын ачыклаган. Сәбәбе әлегә билгесез.

• 2021 елда Чиләбедән Рөстәм Халиков, Русия хакимиятләре террорчы оешма дип таныган «Хизб ут-Тәхрир» эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Әнисе Анфиса сүзләренә караганда, Халиков Исламдагы төрле хәрәкәтләр, шул исәптән «Хизб ут-Тәхрир» белән кызыксынган, ләкин аның әгъзасы булмаган. Ул шулай ук тентү барышында улының өенә яшерен рәвештә дини әдәбият ташланган булырга мөмкин дип белдергән.

▪️«Мемориал» проекты Халиковны сәяси тоткын дип таныды.
  • 💔 6
  • 😱 3
  • 😢 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  2. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  3. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  4. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  5. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  6. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →