Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучы хәрбиләргә акча җыйган.
Акчалар традицион көзге ярминкәрләрдән кергән. Барлыгы 130 мең сум җыелган.
"Татар-информ" язуынча, акча җыюдан тыш, укучылар маскировка челтәрләрен үрергә ярдәм итә һәм балалар моның белән дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә һәм буш вакытларында шөгыльләнә.
Элегрәк Татарстанның Минзәлә районыннан мобилизацияләнгән ирләр балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләүче хатыннардан ихтияри-мәҗбүри акча җыюга каршы булуын әйткән иде. Ирләр бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән хәрби кием өчен акча җыю дөрес түгел, бу калган гаиләләрнең кесәсенә керү дип белдерде. “Без гаиләләребезне акчасыз калдырырга теләмибез”, диде гаскәргә алынган ирләр. Һәм акчаны хөкүмәт, авыл шуралары бирсен дип, үзләренчә бу вазгыятьтән чыгу юлын күрсәтте.
▪️Бүгенге көндә сугышта Актаныштан ким дигәндә 109 кеше һәлак булган. Бу Азатлык Радиосы ачыклый алган саннар гына, чынлыкта алар күбрәк булуы ихтимал.
@azatliqradiosi
Post #31949
168
- 💔 6
- 👎 2
- 🤬 2
- 😢 1