Бу – мобилизациягә Татарстанның Минзәлә районыннан эләккән ирләр. Алар “Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләүче хатыннарыбыздан ихтияри-мәҗбүри акча җыялар. Әмма безгә андый акча кирәкми!”, ди. Ирләр бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән хәрби кием өчен акча җыю дөрес түгел, бу калган гаиләләрнең кесәсенә керү дип белдерә. “Без гаиләләребезне акчасыз калдырырга теләмибез”, ди гаскәргә алынган ирләр. Һәм акчаны хөкүмәт, авыл шуралары бирсен дип, үзләренчә бу вазгыятьтән чыгу юлын күрсәтә.
Алар кайсы хөкүмәтне күз алдында тотуын әйтми. Русия хөкүмәтеме, Татарстанныкымы – анык түгел.
Татарстан бюджетында да, авыл шуралары бюджетында да федераллар башлаган сугыш өчен чыгымнар каралмаган. Республика Мәскәүгә миллиардларча салым җибәреп тора. Калган акчага республика мәктәп, хастанәләрне яшәтә, юллар сала, социал мәсьәләләрне хәл итә. Авыл шуралары бюджеты да шул ук очны очка бәйләүче кешеләрнең салымыннан туплана.
Тулырак монда.
Post #10670
604
- 👍 14