TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31950 227
Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җирләнгән кабер янында җыелды.

Социаль челтәрләрдә таралган фотоларга күрә, килүчеләр башлыча татар милли хәрәкәте ветераннары.

Алар татар ханнарының каберен зират иткән, Коръән сүрәләре укыган, соңыннан аларның рухына дога кылган. Казанны яклап шәһит китүчеләр искә алынган.

Активистлар истәлек өчен фотога да төшкән. Кечкенә Татарстан байракчыгыннан башкасы булмаган, чыгышлар ясалмаган. Аннары активистлар бергәләп Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазын укыган. Читтән полиция күзәткән, әмма бу эшләргә комачауламаган.

Тулырак👉 монда

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Активистлар Хәтер көне уңаеннан Казан Кирмәнендәге ханнар кабере янында дога кылырга җыелды Анда ике дистәгә якын кеше килгән. Моңа кадәр кайбер активистларга Казан полициясе Хәтер көнен уздыру тыела дигән кисәтү җибәргән иде.
  • ❤ 11
  • 🔥 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  2. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  3. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  4. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  5. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  6. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →