TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31132 551
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 10 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Бүген иртән Татарстанда һәм Башкортстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде. "Реальное время" язуынча, Казанда сиреналар яңгырады. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып торды. Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Камада дрон һөҗүме куркынычы тәртибе дә кертелде.

🔸Шулай ук Оренбур, Самар, Удмуртия, Чуашстан республикасында да ракет һөҗүме тәртибе кертелде. Чуашстан башлыгы Олег Николаев Чабаксарга ракет һөҗүме ясалуын раслады. "Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең санын ачыклау һәм зыян килгән корылмаларны барлау бара", диде ул. Astra басмасы язуынча, һөҗүм Русия дроннары өчен "Комета" антенналары җитештерүче «ВНИИР-Прогресс» хәрби ширкәтенә ясалган. Ә Самарда Куйбышев нефть эшкәртү ширкәте яна. Бу хакта Astra телеграм-каналы яза. Әлеге ширкәт "Роснефть"кә караган төбәктәге нефть эшкәртүче иң эре ширкәтләрнең берсе.

🔸Казан һава аланының икенче терминалы биш көнгә, 15-20 июнь көннәрендә ябылып торачак. Аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу техник сәбәпләр белән бәйле. Билгеле булганча, Казанда 17-19 июньдә Русия­-АСЕАН саммиты узачак.

🔸Бүген Казанда Күмәк иминлек килешүе оешмасына (ОДКБ) кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары утырышы уза. Кичә кич Казанга Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде. Утырышны ул алып барачак. Күмәк иминлек килешүе оешмасы 1992 елда төзелде. Аңа бүгенге көндә Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан керә. Килешү низагларны чишүдә, табигать казалары нәтиҗәләрен бетерүдә, тышкы куркынычларга, шул исәптән хәрби һөҗүмнәргә җавап бирүдә үзара ярдәм итүне күз уңында тота.

🔸Башкортстанның элекке мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы сак астында тотуны озайтканнар. Элекке министр ким дигәндә 6 сентябрьгә кадәр Мәскәү СИЗОсында калачак. Тикшерү эше дәвам итә. Аны бюджет акчаларын туздыру һәм ришвәт алуда шикләнәләр.

🔸Кырымда поездлар хәрәкәте төнгә туктатыла. Бу хакта Кырымның Мәскәү билгеләгән башлыгы Сергей Аксёнов белдерде.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 🙏 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →