TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.6K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31128 · Back to latest

Older Posts 7 shown
Post #31127 310
💸 2025 елда Татарстан салымнарның 72% өлешен Мәскәүгә җибәргән

Шул ук вакытта, 2026ның I кварталында республика бюджетында 6 миллиард сумлык тишек, акча җитми.

@azatliqradiosi
  • 🤬 10
Post #31120 344
Усалның 1552 җыры һәм тагын берничә әсәре музыкаль платформалардан юкка чыккан.

Бу җырлар барысы да сәясәт, милләт, ирек, хәтер турында иде.

Тулырак 👉 безнең мәкаләне укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 🤬 9
  • 😢 2
Post #31119 329
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹 Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян җитәкләгән «Гражданлык килешүе» фиркасе 7 июньдә узган парламент сайлавында зур өстенлек белән алда бара. Парламентка шулай ук ике оппозицион көч — «Көчле Әрмәнстан» һәм «Әрмәнстан» блоклары үтә. Икесе дә Русиягә якын сәяси төркемнәр дип санала.

🔹 Кытай Тайвань янында «махсус диңгез операциясе» башлавын игълан итте. Бу Япония белән Филиппиннарның Тайваньның көнчыгышындагы аерым икътисади мәйданның чиген билгеләү турында сөйләшүләр башлавын белдергәннән соң булды.

🔹 Русия миллиардеры Роман Абрамович май аенда Киевка барып, Владимир Зеленский белән очрашкан. Бу хакта FT басмасы хәбәр итә. Басма мәгълүматларына караганда, ул Владимир Путинга очрашу үткәрү тәкъдимен тапшырган.

🔹 Украина дроны Мәскәүдән Акъярга (Симферопольгә) баручы юлчылар поездының тепловозына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә машинист ярдәмчесе һәлак булган, ә машинист үзе яраланган. Бу турыда Кырымның Русия билгеләгән җитәкчесе Сергей Аксёнов хәбәр иткән.

🔹Иран, Израил армиясенең Бәйрутка һөҗүменә җавап итеп, Израилгә ракет һөҗүмнәре ясады. Бу 8 апрельдә көченә кергән вакытлыча тынычлыктан соң беренче мондый очрак булды. Моңа җавап итеп, Израил Ирандагы хәрби корылмаларга һөҗүм оештырды.
Post #31112 337
8 июньдә Башкортстанда беренче тапкыр "Урал батыр" дастаны көне билгеләнә.

"Урал батыр" эпосы башкорт сүз сәнгате мирасы булып тора. Ул ТӨРКСОЙ оешмасының матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә дә кертелгән иде.

Уфа фән һәм технология университеты студентлары "Урал батыр" дастанына нигезләнгән башкорт йолалары һәм мифологиясе белән таныштырырга тиешле “Урал йөрәге” уенын чыгарырга әзерләнә.

Уен авторлары бизәлеш өчен башкорт халык көйләрен, биюләрен һәм дастаннарын кулланган.

«Бу теманы сайладык, чөнки кызыклы тарих турында сөйли алачакбыз. Бу тарих дөньяның төрле почмакларыннан кешеләрне Башкортстан мифологиясе белән танышырга этәрәчәк», дип сөйләде «Говорит НеМосква»га идея авторы Марат Ханов.

"Урал йөрәге" уены "пиксель-арт" стилендә эшләнгән. Сюжет мәшһүр Урал батыр маҗараларына нигезләнгән, баш каһарманбикә башкорт халкы мифлары һәм легендалары буйлап сәяхәт итәчәк. Эчтәлегенә килгәндә, кыз авылга әбисе янына кунакка кайта һәм тылсым дөньясына эләгә.

Уенчыларга махсус биремнәр үтәргә, квестлар узарга һәм уен барышында катлаулы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шулай ук диюләр һәм явыз рухлар белән орышырга да туры киләчәк. Уен азагының төрле версияләрен күрер өчен «Урал йөрәге»н берничә тапкыр узарга кирәк булачак.

Җитештерүчеләр сөйләвенчә, уенның бер мөһим өлеше булып музыка торачак, ул каһарманнарның да, әйләнә-тирә дөнья торышын да чагылдырачак. Уенның музыкаль темасы заманча эшкәртелгән башкорт көйләренә нигезләнгән.

Уендагы һәр локация башкорт халкы өчен мөһим бер урынны гәүдәләндерә, дип хәбәр итә авторлар.

Уен 2027 елда чыгачак.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
  • 🤡 1
Post #31111 326
"Герань" дроннарын җитештерүче "Алабуга" махсус икътисад зонасы җирлеге бер елда 340 гектарга киңәйгән

2025 елның мае белән 2026 елның маендагы иярчен сурәтләрне чагыштырып караганда, мәйданның төньяк өлешендә яңа ангарлар төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, бер ел эчендә аның үзәк өлешендә яңа торак һәм җитештерү биналары төзелгән.

Иярчен сурәтләреннән күренгәнчә, күптән түгел — 2026 елның апрелендә — «Алабуга» махсус икътисади зонасының көньягында, мәйданы 450 гектардан артык булган җирдә дә актив төзелеш эшләре башланган. Ул зона янында узучы М-12 «Восток» федераль автомобиль юлының икенче ягында урнашкан. Шулай ук сурәтләрдә әлеге зур юлдан махсус икътисади зонага илтүче тагын бер төзелә торган машина юлы да күренә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу Иранның "Шахед" тибындагы җитештерелгән дроннарга "Герань" исеме бирелде.
Һәр төн саен Русия хәрбиләре Украинага мондый 100дән алып 400–600гә кадәр дроны җибәрә. Алар Иранда җитештерелгән дроннар белән чагыштырганда сизелерлек камилләштерелгән,

«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә һава һөҗүмнәренә каршы тору өчен кимендә 19 манара урнаштырылган. Манаралар фаразларга күрә, зур калибрлы пулемётлар белән җиһазландырылган. OSINT-аналитиклары күптән түгел «Алабуга» янында «Панцирь» зенит-ракет комплексы өчен тәгаенләнгән беренче манараны да күреп алган. Мондый һава һөҗүменнән саклану системнары Мәскәү тирәсендә һәм Владимир Путиннең Валдайдагы резиденциясе янында да урнаштырылган.

Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз, шунда ук иярчен сүрәтләрен дә чагыштырып карарга була.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы "Герань" дроннарын җитештерүче "Алабуга" махсус икътисад зонасы җирлеге бер елда 340 гектарга киңәйгән
  • 🤬 2
Post #31104 318
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Казаннан Грузиягә киткән 21 яшьлек Эльвина Шәрифуллина бик озак вакыт илдән китүен мөһаҗирлек дип атый алмаган. “Мин гомумән эмиграция кешесе түгел. Моны киткәч кенә бик яхшы аңладым. Миңа калса, мин Татарстан эчендә генә яши алам”, ди ул. Эльвина ни өчен…
Казаннан журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина ике ел элек илдән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир.

Без аның белән илдән китәргә мәҗбүр булу сәбәпләре, цензура һәм эмиграциядәге тормышы турында, шулай ук деколонизация, тел сәясәте һәм Баймак эше турында сөйләштек.

Тулы әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
  • ❤ 9
  • 🔥 2
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →