TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31112 337
8 июньдә Башкортстанда беренче тапкыр "Урал батыр" дастаны көне билгеләнә.

"Урал батыр" эпосы башкорт сүз сәнгате мирасы булып тора. Ул ТӨРКСОЙ оешмасының матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә дә кертелгән иде.

Уфа фән һәм технология университеты студентлары "Урал батыр" дастанына нигезләнгән башкорт йолалары һәм мифологиясе белән таныштырырга тиешле “Урал йөрәге” уенын чыгарырга әзерләнә.

Уен авторлары бизәлеш өчен башкорт халык көйләрен, биюләрен һәм дастаннарын кулланган.

«Бу теманы сайладык, чөнки кызыклы тарих турында сөйли алачакбыз. Бу тарих дөньяның төрле почмакларыннан кешеләрне Башкортстан мифологиясе белән танышырга этәрәчәк», дип сөйләде «Говорит НеМосква»га идея авторы Марат Ханов.

"Урал йөрәге" уены "пиксель-арт" стилендә эшләнгән. Сюжет мәшһүр Урал батыр маҗараларына нигезләнгән, баш каһарманбикә башкорт халкы мифлары һәм легендалары буйлап сәяхәт итәчәк. Эчтәлегенә килгәндә, кыз авылга әбисе янына кунакка кайта һәм тылсым дөньясына эләгә.

Уенчыларга махсус биремнәр үтәргә, квестлар узарга һәм уен барышында катлаулы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шулай ук диюләр һәм явыз рухлар белән орышырга да туры киләчәк. Уен азагының төрле версияләрен күрер өчен «Урал йөрәге»н берничә тапкыр узарга кирәк булачак.

Җитештерүчеләр сөйләвенчә, уенның бер мөһим өлеше булып музыка торачак, ул каһарманнарның да, әйләнә-тирә дөнья торышын да чагылдырачак. Уенның музыкаль темасы заманча эшкәртелгән башкорт көйләренә нигезләнгән.

Уендагы һәр локация башкорт халкы өчен мөһим бер урынны гәүдәләндерә, дип хәбәр итә авторлар.

Уен 2027 елда чыгачак.

@azatliqradiosi
  • 🔥 2
  • 🤡 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  2. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  3. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  4. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  5. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  6. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →