"Герань" дроннарын җитештерүче "Алабуга" махсус икътисад зонасы җирлеге бер елда 340 гектарга киңәйгән
2025 елның мае белән 2026 елның маендагы иярчен сурәтләрне чагыштырып караганда, мәйданның төньяк өлешендә яңа ангарлар төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, бер ел эчендә аның үзәк өлешендә яңа торак һәм җитештерү биналары төзелгән.
Иярчен сурәтләреннән күренгәнчә, күптән түгел — 2026 елның апрелендә — «Алабуга» махсус икътисади зонасының көньягында, мәйданы 450 гектардан артык булган җирдә дә актив төзелеш эшләре башланган. Ул зона янында узучы М-12 «Восток» федераль автомобиль юлының икенче ягында урнашкан. Шулай ук сурәтләрдә әлеге зур юлдан махсус икътисади зонага илтүче тагын бер төзелә торган машина юлы да күренә.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу Иранның "Шахед" тибындагы җитештерелгән дроннарга "Герань" исеме бирелде.
Һәр төн саен Русия хәрбиләре Украинага мондый 100дән алып 400–600гә кадәр дроны җибәрә. Алар Иранда җитештерелгән дроннар белән чагыштырганда сизелерлек камилләштерелгән,
«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә һава һөҗүмнәренә каршы тору өчен кимендә 19 манара урнаштырылган. Манаралар фаразларга күрә, зур калибрлы пулемётлар белән җиһазландырылган. OSINT-аналитиклары күптән түгел «Алабуга» янында «Панцирь» зенит-ракет комплексы өчен тәгаенләнгән беренче манараны да күреп алган. Мондый һава һөҗүменнән саклану системнары Мәскәү тирәсендә һәм Владимир Путиннең Валдайдагы резиденциясе янында да урнаштырылган.
Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз, шунда ук иярчен сүрәтләрен дә чагыштырып карарга була.
@azatliqradiosi
Post #31111
326