TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31134 333
Казан шәһәренә агымдагы елның беренче биш аенда якынча 60 мең мигрант килгән, ә тагын 22,3 меңе яшәү рөхсәтен озайткан.

Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтенә сылтанып эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Җиһаншина хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә иң күп мигрантлар Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кытай, Казакъстан һәм Кыргызстан ватандашлары.

Күпчелеге Казанга эш һәм белем алу өчен килә. Ел башыннан 24,4 мең кеше эшкә дип килгән. Барлыгы 11,7 мең патент рәсмиләштерелгән. Белем алуга килүче чит ил ватандашларының саны 16 меңнән арта. Сигез мең кеше шәхси максатлардан килгән.

Җиһаншина хәбәр итүенчә, Казанда 1 июньгә Казан шәһәрендә рәсми рәвештә 50,7 мең чит ил ватандашы һәм ватандашлыгы булмаган зат яши.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Татарстан хезмәт мигрантлары өлеше иң югары булган төбәкләрнең берсе булып кала. Узган елда чит ил эшчеләренең өлеше 2,4 процентка кадәр арткан.

Элегрәк Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин республикага мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе "мөселман республикасы" булуында, дип белдергән иде.

▪️Соңгы елларда Русиядә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды.
▪️2024 елны Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.
▪️Татарстан Дәүләт шурасы әлеге федераль канун өлгесен хупламаган иде.

@azatliqradiosi
  • 👎 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  2. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  3. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  4. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  5. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  6. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →