Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире вазифаларын башкару вакытлыча дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) мөдире Айдар Шәйхинга йөкләнгән.
Музейның элекке җитәкчесе - драматург, журналист Айдар Әхмәдиев хәзер Милли музейда һәм аның филиалларында махсус проектлар, иммерсив форматлар, яңа экскурсияләр һәм музей спектакльләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк.
🔹 АКШ Израилнең карашына карамастан, Иран белән атом килешүе төзүгә ирешергә тырышуын дәвам итәчәк, дип белдерде АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс.
🔹 Филиппиннардагы җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 37 кешегә җитте, 450дән артык кеше җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә җирле хакимиятләр.
🔹 Конгода Эбола бизгәге белән авыруның расланган очраклары 550гә җиткән. Аларның 101е үлгән, дип яза Reuters.
🔹 Afghanistan International хәбәр иткәнчә, Талибан дәүләт хезмәткәрләренә смартфоннар куллануны тыйган. Балаларга һәм үсмерләргә дә мәктәпкә электрон җайланмалар алып килергә рөхсәт ителми.
Post #31129
369
- 🙏 2
- 🔥 1