Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 11 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸АКШ Иранның көньягына һөҗүм иткән. Axios хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр ПВО, радиолокация станцияләре һәм дроннар белән идарә итү пунктларына ясалган. Иран моңа җавап итеп АКШ хәрби-диңгез көчләренең Бәһрәйндәге бишенче флоты штабына һөҗүм итүен, шулай ук Һормүз бугазын барлык көймәләр өчен ябуын белдерде.
🔸Башкортстанның Салавт районы Яңа Каратаулы авылында йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә өч бала һәлак булган. 6,8,11 яшьлек балаларның мәетләрен янып беткән йорт җимерекләре арасыннан табып алганнар.
🔸Башкортстанның Туймазы районы Түбән Троицкий авылы халкы Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга видеомөрәҗәгать яздырган. Халык сүзләренчә, алар 1930 елда төзелгән, авария хәлендәге баракта яши. Җирле халык йортның күз алдында җимерелүен әйтә, әмма аларны күчерү мәсьәләсе һаман да хәл ителми. Бу хакта Mkset яза.
🔸Казан метросының «Фучик» станциясеннән «Академик Сахаров» станциясенә кадәрге өлешен төзүгә Татарстан бюджетыннан өстәмә 500 миллион сум бүлеп биреләчәк. Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендер мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел май аенда республика әлеге проектка инде 1,5 миллиард сум күчергән булган.
🔸Бүген 2026 елгы футбол дөнья чемпионаты башлана. Ачылыш матчында Мексика һәм Көньяк Африка Республикасы җыелма такымнары уйнаячак.
@azatliqradiosi
Post #31136
327
- 🔥 2
- ❤ 1