Уфа университеты Кытайда институт ачты
Кытайның Чанчжоу шәһәрендә Уфа фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ) Чанчжоу университеты белән берлектә тантаналы төстә Русия-Кытай институтын ачты. Бу хакта UTV телеграм-каналы яза.
Уку быел сентябрьдә башланачак. 240 кытай студенты дүрт юнәлеш буенча белем алачак: "Материаллар белеме һәм материаллар технологияләре", "Химик технологияләрдә, нефть-химиядә һәм биотехнологиядә энергия- һәм ресурс саклаучы процесслар", "Технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру", "Мәгълүмати системаларның математик тәэминаты һәм администрлаштыру". Русия һәм Кытай студентлары ике университетның алдынгы галимнәреннән иң заманча, иң югары дәрәҗәдәге белем алу мөмкинлегенә ия булачак дип ышандыралар.
Шулай ук күптән түгел Татарстан белән Кытайның Шаньдун вилаяте Русия-Кытай перспектива технологияләре университетын ачу турында килеште. Әлеге карарны Пекинда Русия президенты Владимир Путин белән Кытай башлыгы Си Цзиньпин имзалады. Әлеге проект 2027 елда гамәлгә керергә тиеш. Университетта ике яктан да берничә мең студент белем алачак диелә.
Шандунь – Кытай халык республикасының күп кешеле һәм иң бай провинцияләренең берсе. Татарстанда эшләп килүче Haier көнкүреш техникасы җитештерү ширкәте нәкъ шунда урнашкан. Шаньдунда элек Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та булган иде.
▪️Мәскәү бөтен төбәкләргә, шул исәптән икътисады югары булган Татарстанга да Кытай белән элемтәләрне ныгытырга, икътисади бәйләнешләрне арттырырга куша. Миңнеханов Кытайдагы ширкәтләр һәм дәүләт оешмалары белән күптәннән якыннан эш итә. Татарстанда Кытай проектлары да гел артып тора. Бу мөселманнарны борчуга сала, чөнки Синҗан төбәгендә татарларның, уйгырларның, башка мөселман халыкларының хәлләре бик аяныч.
@azatliqradiosi
Post #31139
336