Татарстан халыклары ассамблеясен федерал оешмага кушарга тырышалар. Республика оешмасы Русия халыклары ассамблеясенә кушылмаган бердәнбер шундый оешма булып кала
Русия хөкүмәтенең милли сәясәтне гамәлгә ашыру турында еллык хисабында Татарстан да телгә алынган. Русия думасына җибәрелгән әлеге хисапта республика, Русия халыклары ассамблеясе вертикаленә кушылырга ашыкмаган бердәнбер төбәк буларак күрсәтелә.
Бу оешманы Дагыстанның элекке башлыгы һәм думадагы «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев җитәкли.
Русия президенты фәрманы белән 2020 елда төзелгән әлеге оешманың бүгенгә кадәр Татарстанда төбәк бүлеге ачылмаган.
Русия думасының милләтләр эшләре комитетындагы чыганак Бизнес онлайнга сөйләгәнчә, Татарстан хакимиятенең бу мәсьәләдә ачык карашы бар. 1992 елда төзелгән Татарстан халыклары ассамблеясе нәтиҗәле эшли һәм федераль оешманың беректәше булырга, әмма аның бүлекчәсе булмаска тиеш. Ассамблея рәисе булып күптән түгел генә Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе вазифасыннан киткән Фәрит Мөхәммәтшин тора.
Бизнес онлайнга сөйләшкән Русия халыклары ассамблеясе вәкиле дә Татарстан оешмасының федераль структура белән хезмәттәшлек итүен раслаган. Әмма юридик яктан яңадан теркәлергә ул ашыкмый икән.
«Әлбәттә, юридик яктан ул Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге булып рәсмиләшсә, уңайлырак булыр иде. Монда бернинди куркыныч та юк. Татарстан федерация яклы, барысы да тәртиптә, әмма үзенчәлекләр бар», дигән чыганак.
Татарстан халыклары ассамблеясе шурасы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин исә оешманың федераль структура эшчәнлегенә "тулысынча кушылганын" белдергән. "Юридик статус - иң мөһиме түгел", дигән ул.
Күптән түгел Татарстан Яузчылар берлеге федераль вертикальгә кушылды. Ул да Русия берлегенә кушылмаган соңгы язучылар оешмасы иде. Берничә ел дәвамында барган "кыстаулардан" соң Татарстан берлеге карышмый гына үзәк оешмасына кушылып куйды.
Post #31144
381
- 🤬 8
- 🤔 1