Сайт: http://www.antat.ru/ru/ips/
Контакт: ipsanrt@gmail.com
Post #380
882
ИН @ipsanrt
Showing posts older than #381 · Back to latest

Халыкара мобиль телефонны кулланмау көне ел саен 6 февраль билгеләнә. 2001 елда француз язучысы һәм журналисты Фил Марсо (Phil Marso) тәкъдим иткән. Гадәттә 6 февральдән 8 февральгә кадәр дәвам итә.
Институт прикладной семиотики АН РТ Гаҗәеп татар теле. Оя сүзләр "Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә бүген бер уен уйнап алыйк. Ике тартык һәм бер сузыктан торган “тартык-сузык-тартык” (ТСТ) рәвешендәге сүзләрне барлыйк. ❄️Урамда КЫШ, шуңа күрә, мисал итеп, К һәм Ш хәрефләрен алыйк. Алар арасына…


Белешмә. Merge Labs үзен “кеше мөмкинлекләрен максималь рәвештә ачу өчен биологик һәм ясалма интеллектларны берләштерү” белән шөгыльләнүче тикшеренү лабораториясе дип таныта. Аны OpenAI башлыгы Сэм Альтман (Sam Altman) җитәкли. Бу яңа стартап турында узган атнакич кенә хәбәр ителде.
"Безнең дөньяны кабул итү тәҗрибәбез миллиардлаган актив нейронга нигезләнә. Әгәр без бу нейроннар белән киң күләмле интерфейс булдыра алсак, без югалган сәләтләрне кире кайтара алыр идек, баш миебезне яхшырак хәлдә тота алыр идек, бер-беребез белән элемтәләрне тирәнәйтер идек һәм алдынгы ясалма интеллект ярдәмендә ирешкәннәрне тагы да киңәйтә алыр идек", диелә Merge Labs белдерүендә.
Белешмә. Сэм Альтман һәм Илон Маск 2015 елда OpenAI ширкәтен бергәләп оештырдылар. 2018 елда Маск аннан китте. OpenAI "имин һәм файдалы" көчле Ясалма интеллект ясауны максат итеп куя. Бу максатка ирешү юлында ул берничә Зур тел моделе (LLM), шул исәптән ChatGPT һәм GPT-5 ясады.

Энем кырлач (гыйнвар) агам кырлачны (декабрь) уздырам ди. Әйтем
КЫРЛАЧ и. Көзнең соңгы көннәрендә яки кыш башында кыргый тояклы хайваннарга оештырылган ау
КЫРЛАЧ и. бот. Карабодайчалар семьялыгыннан чәчәкләре ике җенесле, башак сыман яки себеркәч сыман чәчәк төркеменә берләшкән үсемлек; кымызлык (2 мәгъ.). Бабам кырлач яфрагын турап, төрле салат әзерләде, ә яшь сабакларын тамыр белән бергә кушып – ботка итеп пешерде. К.Тәхау
КЫРЛАЧ и. диал. Басуның баш-башларында эшкәртелми калган яки урылмый, чабылмый калган кечкенә җир почмагы. Сукалаганда, кырлач калдырырга ярамый
КЫРЛАЧ и. диал. 1) Биеклек, биек урын 2) Тау сырты. Кылганнар арасында тамак ялгарлык бернинди үлән әсәре – кымызлык, кузгалак, балтырган, сарана, җиләк сыман нәрсә күзгә чалынмады. Тау кырлачында аларның булуы мөмкин дә түгел иде. А.Хәлим
КЫРЛАЧ с. диал. Юка һәм төз (борын тур.). Кырлач танаулы егет урлаган иде аның йокы фәрештәсен. Г.Якупова
КЫРЛАЧ (Радлов; К.Насыйриның 1879 елгы календаре) в названиях двух месяцев зимы: олы (агам) кырлач «январь» (варианты: «ноябрь», «декабрь») и кече (энем) кырлач «февраль» (вариант: «декабрь») ~ чув. мăн кăрлач һәм кĕçĕн кăрлач. ~ кар., алт. улу қырлаш һәм кичи қырлаш, хак. улуг кырлас һәм кичиг хырлас. Тат. кырлач, башк. қырлас «тау сырты», себ. (Тумашева 1992) қырлац «сазлыклар, вак сулыклар арасындагы (озынча) калкулык» (Дульзон 1950), кырлач айы «таулыкларга, сазлыклар арасындагы калкулыкларга чыгып, болан аулау ае» икән, к. кырг., алт. қырла- «тауларга китү». Кырлач белән беррәттән тат. (Тумашева 1992) қырланчық, тув., чулым. (Радлов) қырлаң, хак. хырлаң «биек үк булмаган тау сырты». Қырлач һәм қырлан, қырлаң сүзләренең уртак тамырын башк. қыра «калкулыклар теземе» сүзендә күрергә мөмкин.
КЫРЛАЧ сущ. см. кырлыган (в составе описательных названий трав); см. пәрәвез кырлач; уралмалы кырлач
КЫРЛАЧ сущ. 3 1. диал. см. кырлан 2. ист. охота на диких копытных поздней осенью и зимой; ~ка чыгу выходить на охоту на копытных 3. диал. название двух зимних месяцев: агам (көзге, олы) ~ 25 ноября — 25 декабря; энем (кышкы, кече) ~ 25 декабря — 25 января; энем ~ агам ~ны уздырам, дип әйтә ди (посл.) говорят, что второй месяц зимы обязательно превосходит (по холодам) первый [] ~ суыгы (суыклары) крещенские морозы
КЫРЛАЧ кымызлык, әчелек (Карабодайчалар) \рус\ Горец
БОРЫЧ КЫРЛАЧ, су борычы, чынгы үләне \рус\ Горец перечный, водяной перец
ВАК КЫРЛАЧ \рус\ Горец малый
КЫТЫРШЫ КЫРЛАЧ \рус\ Горец шероховатый
СУ БОРЫЧЫ, борыч кырлач (Карабодайчалар) \рус\ Горец перечный, перец водяной
ҮРМӘЛЕ КЫРЛАЧ \рус\ Горец вьюнковый
КЫРЛАЧ КЫРЛЫГАН → (кипрей, иван-чай) → кырлач; кырлык; кырык буын
КЫРЛАЧ КУЯН КУЗГАЛАГЫ (кузгалак яфраклы кырлач) \рус\ — горец щавелелистный
ҮРМӘЛЕ КЫРЛАЧ \рус\ — горец вьюнковый



ШӘЛКЕМ и. 1) Тәлгәш, чук, тезмә формасында үрелгән чәчәкләр бәйләме;
2) Бер төрдәге предметлар комплекты;
3) Уен карталарының тулы комплекты; колода;
4) Гадәттә, уртак тема нигезендә бергә тупланган сәнгать әсәрләре һәм фәнни эшләр төркеме. Гафури иҗатын бәяләгән язмалар бер шәлкем хасил итә. Т. Гыйләҗев;
5) Бер үк жанрда булган, тема, геройлар, хикәяләүчесе уртак, ләкин чагыштырмача бәйсез булган сәнгать әсәрләре җыелмасы; цикл. Ә халкыбызның көнкүрешен, гадәт-йолаларын җентекләп өйрәнеп, «Татар халык әкиятләре» китабын бизәгән Ф. Хәсьянова яисә татар халкы һөнәрчелегенә багышланган рәсемнәр шәлкеме иҗат иткән Н. Фәрхетдинова һәм башкалар татарның имин киләчәге өчен тырышмыймыни?! Мәдәни җомга
ШӘЛКЕМ диал. шалкым, шәлгем, «прядь, кисть; гроздь», күч. (М. Җәлил) «сборник (стихов, рассказов)» < гом. кыпч. булырга тиеш, к. кр.-тат., госм., чыгт. (Радлов IV: 363; Боровков 1963: 261) салқым «тәлгәш; җыйма һ.б.». Ономопоэтик салк тамырыннан, к. Салкы.
ШӘЛКЕМ сущ. 3 1. гроздь, кисть; пучок, гирлянда (цветов) 2. колода (карт); комплект однообразных предметов 3. перен. сборник (стихов)

Проект Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарыла.



Проект Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарылган.










