TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #368 1.37K
Яңа шәлкем. Татар уеннары📱

Соңгы вакытта интернетта татар теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган әсбаплар, уеннар күбәя. Бу күркәм күренеш. Санлы мохиттә уен технологияләре телне, мәдәниятне үстерүдә мөһим урын алып тора. Бигрәк тә яшьләр арасында.

✳️ Гамәли семиотика институты бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Ел саен үткәрелеп килгән Tatar. Бу Хакатон ярышы татар телен һәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә инновацион IT-проектлар булдыруны максат итеп куя. Анда тәкъдим ителгән эшләр соңрак кызыклы уеннар, файдалы әсбаплар булып өлгерә.

❇️ Бүген без яңа шәлкем ачып җибәрергә булдык. Ул Татар уеннары дип атала. Анда сезне татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләренә багышланган яңа уеннар белән таныштырып барырга ниятлибез.

✳️ Беренче итеп әле генә табадан төшкән өр-яңа уен тәкъдим итәбез. Аның тамырлары да «Tatar.Бу Хакатон» ярышына барып тоташа.

🏇Сабан туе уеннары — балалар һәм яшүсмерләр өчен 2D уен. Анда милли бәйрәмебезнең ат чабышы, көрәш, аркан тартышу, уктан ату кебек күренешләре чагылдырыла.

✅ интерфейс милли орнамент белән бизәлгән
✅ бер, ике, өч яисә дүрт кеше уйный ала
✅ турнир оештыру мөмкинлеге бар
✅ уен барышында уйнаучылар татар сүзләрен дә өйрәнә

«Tatar.Бу Хакатон» катнашучылары һәм оештыручылары «Сабан туе уеннары» проектын сынау эшен башлап җибәрде.

Бу эштә сез дә катнаша аласыз! Уенны Яндекс Игры, Google Play кибетләрендә бушка алып була.

Проект Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сәләт оешмасы ярдәме белән башкарылган.


❓ Ә сез нинди кызыклы татар уеннарын беләсез. Фикерегезне комментта языгыз!

#татар_уенннары

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 9
  • 🔥 4
  • ❤‍🔥 1
  • 👍 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →