TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #495 208
Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде

2026 ел Нобель премиясенә АКШ галиме Карл Дайссерот, Германия галимнәре Петер Һегеманн һәм Георг Нагель лаек дип табылды.

Бүләк аларга "яктылык ярдәмендә идарә ителә торган ион каналлары һәм оптогенетика өлкәсендә ачышлар өчен" бирелде.

Оптогенетика — нерв күзәнәкләренең мидә хатирәләр, хисләр һәм хәрәкәтләрнең ничек формалаштыруын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган ысул.

Һегеманн һәм Нагель бер күзәнәкле суүсемнең гаҗәеп аксымын — каналородопсинны ачкан. Дейссерот бу аксымны нерв күзәнәкләрен яктылык белән идарә итү өчен кулланган. Галимнәр нейробиология фәнендә яңа чорга нигез салган, диелә Нобель комитеты белдерүендә.


▪️Карл Дайссерот (Karl Deisseroth), 1971 елда туган. 1998 елда Стэнфорд университетында PhD, 2000 елда медицина докторы (MD) дәрәҗәсен алган. Стэнфорд университетында биоинжиниринг һәм психиатрия фәннәре профессоры, Howard Hughes медицина институты хезмәткәре.

▪️Петер Һегеманн (Peter Hegemann), 1954 елда туган. 1984 елда Германиянең Макс Планк биохимия институтында PhD дәрәҗәсен алган. Берлиндагы Һумбольдт университетында нейрология профессоры.

▪️Георг Нагель (Georg Nagel), 1953 елда туган. 1988 елда Франкфурт университетында PhD дәрәҗәсен алган. Вюрцбург университетының молекуляр үсемлек физиологиясе профессоры.

🏅 Нобель бүләгенең акчалата күләме быел 12 млн швед кроны ($1,2 млн) тәшкил итә. Лауреатлар аны тигез өлештә бүлешә.

▪️2025 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи лаек дип табылды. Бүләк аларга "периферик иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары өчен" бирелде.

🕒 Физиология һәм медицина өлкәсендәге бүләк Нобель атнасын ачып җибәрде. 6 октябрь — физика, 7 октябрь — химия, 8 октябрь — әдәбият өлкәсендә җиңүчеләр билгеле булачак. 9 октябрь Тынычлык бүләге, ә 12 октябрь икътисад өлкәсендәге бүләк иясен атаячаклар.

#НобельБүләге #NobelPrize

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanr
  • ❤ 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  2. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  3. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  4. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
  5. Sep 23, 2026Татар.Бу Хакатон 2026 мизгелләре һәм нәтиҗәләр! 🟢 КЕЧЕ ЛИГА 7–11 сыйныф укучылары һәм 1–2…
  6. Sep 18, 2026Гамәли семиотика институты галимнәре Истанбулда UBMK-2026 конференциясендә катнашты 16–20…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →