Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект
Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган тантана кысаларында «Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект» секциясе узды.
Галимнәр ясалма интеллектны фәнни эшчәнлектә һәм уку-укыту әсбапларын әзерләүдә куллану, аның мөмкинлекләре һәм куркынычлары турында фикер алышты.
Җыенда бүгенге фән өчен мөһим булган берничә мәсьәлә күтәрелде:
🔹Ясалма интеллект яңа белемне ничек булдыра?
🔹AI ярдәмендә алынган мәгълүмат ни дәрәҗәдә ышанычлы?
🔹LLMның тел компетенциясе кешенекенә никадәр якын?
🔹Ясалма интеллектны милли телләрне үстерүдә ничек кулланып була?
Фикер алышуда Иннополис университеты ректоры Александр Гасников, Россия ясалма интеллект ассоциациясе президенты Вадим Борисов, Мәскәү дәүләт университетының теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы мөдире Сергей Татевосов, «Яндекс» проектлары җитәкчесе урынбасары Андрей Михеев, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Информатика системалары институтының ясалма интеллект лабораториясе мөдире Юрий Загорулько катнашты.
Секцияне ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин алып барды.
#ЯсалмаИнтеллект #Фән #ИИ #АкадемияНаукРТ #Наука
Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.
TatSoft | @ipsanr
Post #498
153







- ❤ 1