TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #496 188
🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде

2026 ел бүләгенә чыгышы белән бельгияле американ галиме Фрэнсис Һалцен (82) лаек дип табылды.

Бүләк аңа "IceCube нейтрино обсерваториясен булдыруга һәм астрофизик чыгышлы югары энергияле нейтриноны ачуга хәлиткеч өлеш керткән өчен" бирелә.

▪️1988 елда Һалцен Көньяк котыпта нейтриноны теркәү концепциясен тәкъдим итә. 2011 елда анда яктылык сенсорлары белән җиһазландырылган бер чакрым зурлыктагы боз кубы — IceCube обсерваториясе төзелә.

▪️Фрэнсис Һалцен (Francis Halzen) 1944 елда Бельгиянең Тинен шәһәрендә туган. 1969 елда Левен университетында докторлык диссертациясен яклаган. АКШтагы Висконсин–Мэдисон университеты профессоры.

▪️Нобель бүләгенең акчалата күләме быел 12 млн швед кроны ($1,2 млн) тәшкил итә.

▪️2025 елда физика өлкәсендә Нобель бүләгенә АКШ галимнәре Джон Кларк, Мишель Деворет һәм Джон Мартинис лаек дип табылган иде. Бүләк аларга "электр чылбырында макроскопик квант-механик туннельләшү һәм энергиянең квантлашуын ачу өчен" бирелде.

#НобельБүләге #NobelPrize

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanr
  • ❤ 3
  • 👏 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  2. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  3. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  4. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
  5. Sep 23, 2026Татар.Бу Хакатон 2026 мизгелләре һәм нәтиҗәләр! 🟢 КЕЧЕ ЛИГА 7–11 сыйныф укучылары һәм 1–2…
  6. Sep 18, 2026Гамәли семиотика институты галимнәре Истанбулда UBMK-2026 конференциясендә катнашты 16–20…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →