TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #488 428
Татар.Бу Хакатон 2026 мизгелләре һәм нәтиҗәләр!

🟢 КЕЧЕ ЛИГА
7–11 сыйныф укучылары һәм 1–2 курс көллият студентлары

🥇1 урын — «505» командасы (Иннополис көллияте)
👨‍👩‍👧‍👦 «Тере Хәтер» — гаилә тарихын һәм истәлекләрен татар телендә саклау өчен веб-сервис.

🥈2 урын — «D4C» командасы (Иннополис көллияте)
🎩 «Кәрим style» — кием сайларга һәм эзләргә ярдәм итүче онлайн-салон. Әлегә танылмаган татар брендларын танытырга да ярдәм итә.

🥉3 урын — «Find your way» командасы (Казан шәһәренең 107нче гимназиясе, Казан педагогика көллияте)
🗣 Söyläş — татар телендә җанлы аралашу форматында сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итүче тавышлы AI-ярдәмче һәм веб-сервис.

🟣 ӨЛКӘН ЛИГА
Югары уку йортларының бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентлары, 3–5 курс көллият студентлары

🥇1 урын — «IT-AUL» командасы (МИСИС, ЦУ, КФУ)
🪷 Татар теле укытучылары өчен сервис. Биремнәр базасыннан тестлар төзергә, аларны махсус бланкта тиз арада бастырып чыгарырга һәм укучыларның эшләрен автомат рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә.

🥈2 урын — «Циверяне» командасы (КФУ)
📚 Татар телен өйрәнү платформасы. Китаплар, хикәяләр һәм башка текстларны кешенең татар телен белү дәрәҗәсенә яраклаштырырга мөмкинлек бирә.

🥉3 урын — «Кайнар Сәлам!» командасы (КФУ ИТИС)
🏰 «ӘйдәГИС» — Казан халкына һәм кунакларына шәһәрне аның тарихы, мәдәнияте һәм уникаль истәлекле урыннары аша ачарга ярдәм итүче интеллектуаль геомәгълүмати платформа һәм шәхси гид.

🏆 Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Татар теле, технология һәм AI белән бәйле яңа идеяләрегез уңышлы проектларга әверелсен!

#хакатон #татар_бу_хакатон

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanr
  • 🔥 4
  • ❤ 3
  • 🤔 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  2. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  3. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  4. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  5. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
  6. Sep 18, 2026Гамәли семиотика институты галимнәре Истанбулда UBMK-2026 конференциясендә катнашты 16–20…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →