TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #497 183
🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде

Быел бүләккә француз галиме Анри Каган (95) һәм япон галиме Кэнсо Соаи (76) лаек дип табылды.

Бүләк аларга "асимметрик органик синтезда сызыксыз эффектларны һәм автокатализны ачу өчен" бирелә.

Галимнәр молекулаларның бер-берсенә бик охшаш, әмма бер-берсенең көзгедәге чагылышы булган ике формада яши алган химик реакцияләрне өйрәнгән.

Автокатализ — реакция нәтиҗәсендә барлыкка килгән матдәнең яңадан барлыкка килүен тизләтү процессы.

Бу ачыш дару һәм башка мөһим матдәләрне булдыру өчен зур әһәмияткә ия, диелә Нобель комитеты белдерүендә.


Анри Каган (Henri Kagan) 1930 елда Булон-Бийанкур шәһәрендә туган. 1960 елда Коллеж де Франста докторлык диссертациясен яклаган. Париж университетының мактаулы профессоры.

Кенсо Соаи (Kenso Soai) 1950 елда Хиросима шәһәрендә туган. 1979 елда Токио университетында докторлык диссертациясен яклаган. Токио университетының мактаулы профессоры.

▪️Нобель бүләгенең акчалата күләме быел 12 млн швед кроны ($1,2 млн) тәшкил итә. Лауреатлар аны тигез өлештә бүлешә.

▪️2025 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге Сусуму Китагава (Япония), Ричард Робсон (Австралия) һәм Омар Ягига (АКШ) "металл-органик каркаслар эшләп чыгару өчен" бирелгән иде.

Сурәт: The Nobel Prize / X

#НобельБүләге #NobelPrize

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanr
  • ❤ 3
  • 👏 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  2. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  3. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  4. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
  5. Sep 23, 2026Татар.Бу Хакатон 2026 мизгелләре һәм нәтиҗәләр! 🟢 КЕЧЕ ЛИГА 7–11 сыйныф укучылары һәм 1–2…
  6. Sep 18, 2026Гамәли семиотика институты галимнәре Истанбулда UBMK-2026 конференциясендә катнашты 16–20…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →