Нобель атнасы башлана
🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе ияләре игълан ителә.
5 октябрь – Физиология һәм медицина өлкәсендә
6 октябрь – Физика өлкәсендә
7 октябрь – Химия өлкәсендә
8 октябрь – Әдәбият өлкәсендә
9 октябрь – Тынычлык премиясе
12 октябрь – Икътисад өлкәсендә
🥇 2026 елда нинди үзгәрешләр көтелә?
Нобель премиясенә быел 125 ел. Юбилей уңаеннан аның акчалата күләме арттырыла һәм быел 12 млн швед кроны ($1.2 млн) тәшкил итә.
🧔🏽♂️ Бүләкне кем булдырган?
Нобель премиясен швед уйлап табучысы Альфред Нобель (1833–1896) васыяте нигезендә бирә башлаганнар. Ул динамит уйлап табучы булган, ләкин үзе бу ачышның сугышларда кулланылуына борчылган һәм мирасын фән һәм тынычлыкка хезмәт итүче кешеләрне бүләкләүгә дип язып калдырган.
🥇 Ничә тапкыр бирелгән?
Нобель премиясе 1901 елдан бирле тапшырыла. Шушы вакыт эчендә 633 бүләк бирелгән, аны барлыгы 1026 шәхес һәм оешма алган.
6️⃣ Кайсы өлкәләрдә бирелә?
Нобель васыятендә 5 юнәлеш булган: физика, химия, физиология белән медицина, әдәбият һәм тынычлык өчен. 1968 елда Швеция банкы иганәсе белән алтынчысы өстәлгән – икътисад өлкәсе.
🏛 Җиңүчене кем билгели?
🔸Физика – Швеция фәннәр академиясе
🔸Химия – Швеция фәннәр академиясе
🔸Икътисад – Швеция фәннәр академиясе
🔸Физиология һәм медицина – Каролин институты (Karolinska Institutet)
🔸Әдәбият – Швеция академиясе (Svenska Akademien)
🔸Тынычлык – Нобель комитеты (Норвегия парламенты каршында)
🇸🇪🇳🇴 Бүләк кайда бирелә?
Бүләкнең бишесе Швеция башкаласы Стокһольмда бирелә, Тынычлык премиясе – Норвегия башкаласы Ослода. Бу тарихи сәбәпләргә бәйле: Нобель чорында Швеция һәм Норвегия бер ил булган.
💁♂️ Бүләкне алучылар арасында математиклар бармы?
Нобель үзенең васыятенә математика фәнен кертмәгән, шулай да, бүләк алучылар арасында математиклар да бар, алар аны башка юнәлешләрдә алган. Мисал өчен: Бертран Рассел (1950, әдәбият), Макс Борн (1954, физика), Джон Форбс Нэш (1994, икътисад), Клайв Гренджер (2003, икътисад).
💁♂️ Бүләкне алучылар арасында нейрочелтәр белгечләре бармы?
2024 елда физика өлкәсендәге бүләк АКШ галиме Джон Һопфилд һәм Канада галиме Джеффри Һинтонга “ясалма нейрочелтәр ярдәмендә машиналы өйрәнүгә юл ачкан фундаменталь ачыш өчен" бирелде.
#НобельБүләге #NobelPrize
Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.
TatSoft | @ipsanr
Post #494
198

- ❤ 3
- 🔥 2