TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.64K subscribers
Post #505 67
🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде

Альфред Нобель истәлегенә булдырылган бүләккә быел американ галимнәре Роберт Һолл (83) һәм Майкл Вудфорд (71) лаек дип табылды.

Швеция фәннәр академиясе белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "макроикътисади тотрыклылыкның микроикътисади нигезләре өчен" бирелә.

Һолл һәм Вудфорд яңа макроикътисади модельләр эшләгән. Бу модельләр икътисадтагы тотрыклылыкны саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрү мөмкинлеген шактый киңәйткән.

Әлеге модельләр нигезендә, дәүләт чыгымнары һәм салымнар, шулай ук акча әйләнеше һәм процент ставкалары белән бәйле чаралар вакытында күрелсә, икътисадның артык кызуын да, кискен акрынаюын да йомшартырга мөмкин, диелә белдерүдә.


Роберт Һолл (Robert Hall) 1943 елда Пало Алто шәһәрендә туган. Берклидагы Калифорния университетында икътисад бакалавры (1964), Массачусетс технология институтында икътисад фәннәре докторы (1967) дәрәҗәсен алган. Стэнфорд университетында икътисад профессоры.

Майкл Вудфорд (Michael Woodford) 1955 елда Чикопи шәһәрендә туган. Чикаго университетында бакалавр (1977), Йель хокук мәктәбендә хокук докторы (1980), Массачусетс технология институтында икътисад докторы (1983) дәрәҗәсен алган. Нью-Йорктагы Колумбия университетында икътисад профессоры.

▪️2025 елда икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге Джоэл Мокир (АКШ), Филипп Агион (Франция) һәм Питер Хоуитка (АКШ) "инновациягә нигезләнгән икътисади үсешне аңлаткан өчен" бирелде.

▪️Икътисад фәннәре өлкәсендә бүләкне Швеция дәүләт банкы Альфред Нобель истәлегенә 1968 елда оештырды. Җиңүчене Швеция фәннәр академиясе билгели.

▪️Икътисад фәннәре өлкәсендәге бүләк Нобель атнасын тәмамлый. Бүләкләр Альфред Нобель үлгән көнне – 10 декабрьдә тапшырылачак.

Сурәт: The Nobel Prize / X

#НобельБүләге #NobelPrize

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanr
  • 👍 1
  • 🔥 1
  • 🎉 1
More from @ipsanrt
  1. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  2. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  3. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  4. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  5. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
  6. Sep 23, 2026Татар.Бу Хакатон 2026 мизгелләре һәм нәтиҗәләр! 🟢 КЕЧЕ ЛИГА 7–11 сыйныф укучылары һәм 1–2…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →