TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #326 1.32K
Казанда Tatar.Бу Хакатоны тәмамланды. Нәтиҗәләр

Tatar.Бу Хакатоны татар телен һәм мәдәниятен үстерүдә инновацион IT-проектлар булдыруны максат итеп куя. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелде. Катнашучылар өч тректа ярышты:

✅ Милли уеннар
✅ Интерактив уку-укыту
✅ Заманча контент

Быелгы ярышта 27 команда катнашты — кече лигада 7, өлкән лигада 20 такым, барлыгы 103 катнашучы. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

❇️ Кече лига
(7-11 сыйныф укучылары)

1 урын — SaKaK
КФУ каршындагы IT лицей (Казан)

Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта: сүзләр өйрәнү, әйтелешне тикшерү, квизлар һәм нейрочелтәр ярдәмендә көн саен диктант функциясе.

2 урын — TELLEM
7нче лицей-интернат (Казан)

AI-first принцибына нигезләнгән интерактив кушымта: курслар, геймификация һәм ясалма интеллектка нигезләнгән чат-бот. Ул татар телен нәтиҗәле өйрәнү өчен реаль тел мохитен симуляцияли.

3 урын — Тики
98нче мәктәп (Казан)

Сабантуй бәйрәмендә маҗаралар турында 2D-новелла. Өч мини-уен, сюжет сайлау һәм төп максат — ябык манарага керү.

❇️ Өлкән лига (көллият һәм югары уку йорты студентлары)

1 урын — IT-AUL
Үзәк университет (Мәскәү), МИСИС (Мәскәү), КФУ (Казан)

VibeTel — Татар телен контекст нигезендә өйрәнү өчен мобиль кушымта. Кулланучы объектны фотога төшерә һәм шунда ук аның тасвирлау тәрҗемәсен ала, бу сүзне визуаль образ белән бәйли һәм истә калдыруны җиңеләйтә.

2 урын — Кайнар Сәлам Team
ИТИС КФУ (Казан)

Кушымта ярдәмендә бала рус телендә әкият укый, анда татар сүзләре кертелгән. Сүзләргә басып әйтелешен ишетеп, тәрҗемәсен карарга була, бу баланы телне куллануга күнектерә.

3 урын — Tomato Yulia
ИТИС КФУ (Казан)

Геймификация аша татар телен өйрәнү өчен сайт: шәхси кабинет, баллар системасы һәм ясалма интеллект ярдәмендә көн саен бирелгән биремнәр, бу тел өйрәнүне тагы да кызыклырак итә.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! 👏

Tatar.Бу хакатоны Татарстан Фәннәр академиясе, Гамәли семиотика институты, «Сәләт» оешмасы тарафыннан ТР хөкүмәте, Дәүләт идарәсен дигитал үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында оештырыла.


Чараның төп максатларының берсе — күренекле галим Рәис Бохараевны искә алу.

Рәис Бохараев (1929-2009) — информатика һәм исәпләү техникасы, кибернетика, ясалма интеллект өлкәсен үстерүгә, татар теленә ярдәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белем таратуга зур өлеш керткән галим. Техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты шул лабораториядән үсеп чыкты.


#хакатон #татар_бу_хакатон

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 9
  • ❤‍🔥 2
  • 🔥 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →