Бүген 15 декабрь — Бөтендөнья төрки телләр көне!
🍀 Беренче тапкыр билгеләнә
Дөньяда Төрки телләр көнен билгеләү турында карар ЮНЕСКО оешмасының быел Сәмәрканд шәһәрендә узган 43нче конференциясендә кабул ителде. Карарны оешмага кергән 26 дәүләт хуплады.
🗓 Ни өчен 15 декабрь?
1893 елның 15 декабрендә Дания галиме Вильгельм Томсен (1842-1927) Орхон язмаларын укып чыгуы (дешифровка) турында игълан итә. Бу язмалар төрки телләрнең килеп чыгышын раслаучы иң борынгы истәлекләрнең берсе санала.
🔤 Төрки телләр турында берничә факт
🔹 Дөньяда 35–40 төрки тел бар дип санала
🔹 Алар Европадан алып Себер һәм Көнбатыш Кытайга кадәр таралган
🔹 Бу телләрдә якынча 170–200 миллион кеше сөйләшә
👥 Төп төркемнәр
▪ Огуз төркеме: төрек, азәрбайҗан, төрекмән, гагауз
▪ Кыпчак төркеме: татар, башкорт, казакъ, кыргыз
▪ Карлук төркеме: үзбәк, уйгыр
▪ Себер төркеме: якут (саха), тува, хакас
▪ Болгар төркеме: чуаш
⚛ Төрки телләрне өйрәнү
Төрки телләрне өйрәнү юнәлешендә эшләр Гамәли семиотика институтында да алып барыла:
🔹 Төрки Морфема порталы төзелде
🔹 төрки телләр арасында тәрҗемә системалары эшләнә
🔹 Институт галимнәре TurkLang халыкара конференцияләрендә актив катнаша. 2015, 2017 һәм 2024 елларда әлеге конференция Казанда үткәрелде.
🙋♂️ Ә сез нинди төрки телләр беләсез яисә өйрәнергә теләр идегез?
#төрки_телләр
TatSoft | @ipsanrt
Post #369
2.49K

- ❤ 15
- 🎉 7
- 👍 3
- 👌 2