TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #375 1.79K
Гаҗәеп татар теле. Кырлач

❄️Яңа ел яллары узды, тышта матур кыш. "Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә бүген КЫРЛАЧ сүзе.

Бу сүзнең төп мәгънәсен беләсездер. Кырлач дип кышның иң суык вакытларын әйтәләр.🥶

Энем кырлач (гыйнвар) агам кырлачны (декабрь) уздырам ди. Әйтем


Ә сез бу сүзнең башка мәгънәләре дә барын белә идегезме? Әйдәгез, бергәләп сүзлекләрне ачып карыйк.

📚Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [2015-2021]

КЫРЛАЧ и. Көзнең соңгы көннәрендә яки кыш башында кыргый тояклы хайваннарга оештырылган ау
КЫРЛАЧ и. бот. Карабодайчалар семьялыгыннан чәчәкләре ике җенесле, башак сыман яки себеркәч сыман чәчәк төркеменә берләшкән үсемлек; кымызлык (2 мәгъ.). Бабам кырлач яфрагын турап, төрле салат әзерләде, ә яшь сабакларын тамыр белән бергә кушып – ботка итеп пешерде. К.Тәхау
КЫРЛАЧ и. диал. Басуның баш-башларында эшкәртелми калган яки урылмый, чабылмый калган кечкенә җир почмагы. Сукалаганда, кырлач калдырырга ярамый
КЫРЛАЧ и. диал. 1) Биеклек, биек урын 2) Тау сырты. Кылганнар арасында тамак ялгарлык бернинди үлән әсәре – кымызлык, кузгалак, балтырган, сарана, җиләк сыман нәрсә күзгә чалынмады. Тау кырлачында аларның булуы мөмкин дә түгел иде. А.Хәлим
КЫРЛАЧ с. диал. Юка һәм төз (борын тур.). Кырлач танаулы егет урлаган иде аның йокы фәрештәсен. Г.Якупова


📚Татар теленең этимологик сүзлеге [2015]

КЫРЛАЧ (Радлов; К.Насыйриның 1879 елгы календаре) в названиях двух месяцев зимы: олы (агам) кырлач «январь» (варианты: «ноябрь», «декабрь») и кече (энем) кырлач «февраль» (вариант: «декабрь») ~ чув. мăн кăрлач һәм кĕçĕн кăрлач. ~ кар., алт. улу қырлаш һәм кичи қырлаш, хак. улуг кырлас һәм кичиг хырлас. Тат. кырлач, башк. қырлас «тау сырты», себ. (Тумашева 1992) қырлац «сазлыклар, вак сулыклар арасындагы (озынча) калкулык» (Дульзон 1950), кырлач айы «таулыкларга, сазлыклар арасындагы калкулыкларга чыгып, болан аулау ае» икән, к. кырг., алт. қырла- «тауларга китү». Кырлач белән беррәттән тат. (Тумашева 1992) қырланчық, тув., чулым. (Радлов) қырлаң, хак. хырлаң «биек үк булмаган тау сырты». Қырлач һәм қырлан, қырлаң сүзләренең уртак тамырын башк. қыра «калкулыклар теземе» сүзендә күрергә мөмкин.


📚Татарча-русча сүзлек [2007]

КЫРЛАЧ сущ. см. кырлыган (в составе описательных названий трав); см. пәрәвез кырлач; уралмалы кырлач
КЫРЛАЧ сущ. 3 1. диал. см. кырлан 2. ист. охота на диких копытных поздней осенью и зимой; ~ка чыгу выходить на охоту на копытных 3. диал. название двух зимних месяцев: агам (көзге, олы) ~ 25 ноября — 25 декабря; энем (кышкы, кече) ~ 25 декабря — 25 января; энем ~ агам ~ны уздырам, дип әйтә ди (посл.) говорят, что второй месяц зимы обязательно превосходит (по холодам) первый [] ~ суыгы (суыклары) крещенские морозы


📚Татарча-русча-латинча үсемлек атамалары сүзлеге [2002]

КЫРЛАЧ кымызлык, әчелек (Карабодайчалар) \рус\ Горец
БОРЫЧ КЫРЛАЧ, су борычы, чынгы үләне \рус\ Горец перечный, водяной перец
ВАК КЫРЛАЧ \рус\ Горец малый
КЫТЫРШЫ КЫРЛАЧ \рус\ Горец шероховатый
СУ БОРЫЧЫ, борыч кырлач (Карабодайчалар) \рус\ Горец перечный, перец водяной
ҮРМӘЛЕ КЫРЛАЧ \рус\ Горец вьюнковый


📚Синонимнар сүзлеге [1999]

КЫРЛАЧ КЫРЛЫГАН → (кипрей, иван-чай) → кырлач; кырлык; кырык буын


📚Татарча-русча биология терминнары сүзлеге [1996-2001]

КЫРЛАЧ КУЯН КУЗГАЛАГЫ (кузгалак яфраклы кырлач) \рус\ — горец щавелелистный
ҮРМӘЛЕ КЫРЛАЧ \рус\ — горец вьюнковый


Кырлач сүзенең тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп комментта языгыз!

#гаҗәеп_татар_теле #күп_мәгънәле_сүз #омоним

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 9
  • 👍 3
  • 🔥 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →