TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #372 1.7K
Гаҗәеп татар теле. Шәлкем сүзе

Шәлкем сүзе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты, гәрчә аны элегрәк тә кулланганыбыз бар иде. "Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә бүген, әйдәгез, бергәләп шул сүзне тикшереп карыйк. Басма сүзлекләрдә ул нинди мәгънәләрдә очрый?

📚 Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге [2022]

ШӘЛКЕМ и. 1) Тәлгәш, чук, тезмә формасында үрелгән чәчәкләр бәйләме;
2) Бер төрдәге предметлар комплекты;
3) Уен карталарының тулы комплекты; колода;
4) Гадәттә, уртак тема нигезендә бергә тупланган сәнгать әсәрләре һәм фәнни эшләр төркеме. Гафури иҗатын бәяләгән язмалар бер шәлкем хасил итә. Т. Гыйләҗев;
5) Бер үк жанрда булган, тема, геройлар, хикәяләүчесе уртак, ләкин чагыштырмача бәйсез булган сәнгать әсәрләре җыелмасы; цикл. Ә халкыбызның көнкүрешен, гадәт-йолаларын җентекләп өйрәнеп, «Татар халык әкиятләре» китабын бизәгән Ф. Хәсьянова яисә татар халкы һөнәрчелегенә багышланган рәсемнәр шәлкеме иҗат иткән Н. Фәрхетдинова һәм башкалар татарның имин киләчәге өчен тырышмыймыни?! Мәдәни җомга


📚 Татар теленең этимологик сүзлеге [2015]

ШӘЛКЕМ диал. шалкым, шәлгем, «прядь, кисть; гроздь», күч. (М. Җәлил) «сборник (стихов, рассказов)» < гом. кыпч. булырга тиеш, к. кр.-тат., госм., чыгт. (Радлов IV: 363; Боровков 1963: 261) салқым «тәлгәш; җыйма һ.б.». Ономопоэтик салк тамырыннан, к. Салкы.


📚 Татарча-русча сүзлек [2007]

ШӘЛКЕМ сущ. 3 1. гроздь, кисть; пучок, гирлянда (цветов) 2. колода (карт); комплект однообразных предметов 3. перен. сборник (стихов)


⚛️ Без нинди мәгънәдә кулланабыз


Без бу сүзне өстә телгә алынган мәгънәләрнең берсе — берәр уртак темага чагыштырмача бәйсез әйберләр, язмалар, постлар җыелмасы мәгънәсендә кулланабыз. Интернет сәхифәсе, социаль челтәр, телеграм каналы кебек даирәләрдә бу аеруча уңышлы булып күренә. Cылтама яисә һәштәг (#) ярдәмендә үзара бәйләнгән язмалар бер матур тәлгәш яисә шәлкем хасил итә сыман.

Әгәр сезнең башка тәкъдимегез булса, шушы постка шәрех итеп яза аласыз, бергәләп фикерләшербез.

Татар телен яшәтү, үстерү, аны баету, югалып барган сүзләрне яңадан кулланышка кайтару, төрле сүзлекләргә өстәү турында уй-фикерләрегез булса, рәхим итеп языгыз.

Бу төркемне без нәкъ менә шундый фикер алышу, туган телебезнең табигый матурлыгы, мантыйгы, когнитив байлыгы һәм шул сыйфатларны яңа буын ясалма интеллект системнарында куллану юллары турында мәгънәле, эчтәлекле сөйләшү урыны итеп күрәбез.

#гаҗәеп_татар_теле

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 9
  • 👍 6
  • ❤‍🔥 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →