TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #376 1.54K
Баш мие тиздән компьютерга тоташырмы?

🧠 OpenAI ширкәте баш миен компьютерга тоташтыру интерфейсын (BCI) ясаучы Merge Labs стартабына $250 млн бүлеп биргән.

Белешмә. Merge Labs үзен “кеше мөмкинлекләрен максималь рәвештә ачу өчен биологик һәм ясалма интеллектларны берләштерү” белән шөгыльләнүче тикшеренү лабораториясе дип таныта. Аны OpenAI башлыгы Сэм Альтман (Sam Altman) җитәкли. Бу яңа стартап турында узган атнакич кенә хәбәр ителде.


Проектның күләме $850 млн (~₽66 млрд) дип бәяләнә. Акчаның беренче ($250 млн) өлеше узган атна күчерелгән. Бу хакта TechCrunch ресурсы хәбәр итте.

"Безнең дөньяны кабул итү тәҗрибәбез миллиардлаган актив нейронга нигезләнә. Әгәр без бу нейроннар белән киң күләмле интерфейс булдыра алсак, без югалган сәләтләрне кире кайтара алыр идек, баш миебезне яхшырак хәлдә тота алыр идек, бер-беребез белән элемтәләрне тирәнәйтер идек һәм алдынгы ясалма интеллект ярдәмендә ирешкәннәрне тагы да киңәйтә алыр идек", диелә Merge Labs белдерүендә.


Merge Labs шушы максатларга гайре инвазив юл белән (тәнгә зыян китермичә) ирешергә ниятли. Моның өчен өр-яңа технологияләр эшләнәчәк, алар нейроннарга электрод аша түгел, ә молекулалар ярдәмендә тоташып, мәгълүматны алу һәм тапшыру өчен ультратавыш кебек ысуллар кулланылачак диелә.

Шулай итеп, Сэм Альтман бу адымы белән дөньяның иң бай кешесе Илон Маскка (Elon Musk) тагын бер өлкәдә көндәшлек тудыра. Маскның Neuralink стартабы каты параличтан интегүче кешеләргә компьютер белән фикер ярдәмендә идарә итәргә мөмкинлек бирә торган чиплар ясый.

Белешмә. Сэм Альтман һәм Илон Маск 2015 елда OpenAI ширкәтен бергәләп оештырдылар. 2018 елда Маск аннан китте. OpenAI "имин һәм файдалы" көчле Ясалма интеллект ясауны максат итеп куя. Бу максатка ирешү юлында ул берничә Зур тел моделе (LLM), шул исәптән ChatGPT һәм GPT-5 ясады.


Neuralink хәзерге вакытта имплантация өчен инвазив хирургия ысулын куллана. Робот-хирург баш сөягенең бер кечкенә кисәген алып, анда нейрон сигналларын укый торган үтә нечкә электрод җепселләрен урнаштыра.

Узган ел ширкәт бу проектка $650 млн җәлеп итә алды. Аның тулы күләме $9 млрд (~₽702 млрд) дип бәяләнә.

🤷‍♂️Ә сез бу эшләр турыда ни уйлыйсыз? Тормышка ашыр дип ышанасызмы?

#ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 7
  • 🔥 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →