"Гаҗәеп татар теле" шәлкемендә телебезнең когнитив байлыгын барлауны дәвам итәбез. Алдарак без
1️⃣агглютинация
2️⃣полисемия
3️⃣рекурсия
4️⃣аффикслар тәртибе
турында фикерләшкән идек. Бүген телебезнең тагын бер сыйфатына тукталыйк:
5️⃣Морфологик эллипсис
Мин кырларыбызга, болыннарыбызга, урманнарыбызга, елгаларыбызга карап хозурланам.
Шушы җөмләне кыскрак итеп болай әйтеп була:
Мин кыр, болын, урман, елгаларыбызга карап хозурланам.
Бу күренеш лингвистика фәнендә морфологик эллипсис дип атала.
Билгеләмә. Морфологик эллипсис — бертөрле сүз формаларында бер үк аффикслар тезмәсен төшереп калдырып, аны соңгысына гына куллану мөмкинлеге.
Телебезнең бу сыйфаты заманча технологияләрдә мәгълүматны җыйнаграк итеп сакларга һәм тизрәк эшкәртергә мөмкинлек бирә.
❓Ә сез телебездә тагын нинди эллипсис мисалларын китерә аласыз? Рәхим итеп комментта языгыз!
#гаҗәеп_татар_теле #морфологик_эллипсис
TatSoft | @ipsanrt
