Гаҗәеп татар теле. Аффикслар полисемиясе
Гаҗәеп татар теле шәлкемендә бүген телебезнең когнитив потенциалын барлауны дәвам итәбез.
Узган чыгарылышта татар теленең агглютинатив булуын әйткән идек. Аның тагын бер когнитив үзенчәлеге:
2️⃣ Аффикслар полисемиясе
Әйткәнебезчә, аффикслар билгеле бер тәртиптә бер-берсенә тагылып, сүзгә яңа мәгънәләр өсти. Алай гына түгел, аларның күбесе әле төрле мәгънәләр тудыра ала.
Мисал өчен, шундый иң күп мәгънәле аффиксларның берсе -ГА. Ул тудырган мәгънәләр саны ике дистәгә якын дип санала. 😇
Әйдәгез, шуларны бергәләп барлап карыйк. Менә берничә мисал:
мәктәпкә бардым — юнәлеш
укырга кердем — максат
акчага алдым — хисап чарасы
абыйга бирдем — адресат
алтыга килдем — вакыт
❓Ә сез бу аффиксның тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Рәхим итеп языгыз!
☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.
👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
Post #253
952

- ❤ 6
- 🔥 3