Гаҗәеп татар теле шәлкемендә телебезнең когнитив байлыгын барлауны дәвам итәбез. Алдарак аның агглютинатив тел булуы, аффикслар полисемиясе турында сөйләшкән идек. Бүген рекурсия күренешенә тукталыйк.
3️⃣ Рекурсия күренеше
💡Лингвистика фәнендә рекурсия дип билгеле бер төрдәге грамматик структураларның эзлекле кабатлануын атыйлар.
Мисал өчен, -нЫң аффиксын алыйк.
Әтинең абыйсының кызының иренең сеңлесе
Татар кешесе мондый туганлык бәйләнешләрен җиңел генә күз алдына китерә ала. Аларның саны тагы да зуррак, хәтта чиксез була ала. Хәтерең генә җитсен! 😇
Ә хәзер шул ук тезмәне башка телгә, әйтик русчага тәрҗемә итеп карагыз! Авырракмы? Ни өчен дип уйлыйсыз? 😉
❓Татар телендә рекурсиянең тагын нинди мисалларын беләсез? Рәхим итеп комментта языгыз!
#гаҗәеп_татар_теле
TatSoft: тәрҗемә | сөйләм | текст | Каналга язылу
