TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31471 · Back to latest

Older Posts 12 shown
Post #31470 321
Татарстан суверенитеты көне (Казан шәһәр көне) чараларын оештыруга 45 миллион сум тотарга ниятлиләр.

2024 елда бу максатка 26 миллион сум, ә 2025 елда 28 миллион сум бүлеп бирелгән булган.

Бизнес Онлайн язуынча, төп концерт програмы «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Чара кимендә өч сәгатькә исәпләнгән. Програмда Казан җырчылары, татар эстрадасының популяр башкаручысы, бию коллективлары, вокал дуэтлары чыгыш ясаячак.

Чарада шулай ук Русия эстрадасы йолдызы да катнашачак. Әлегә исеме ачыкланмый. Әмма аның өчен Мәскәүдән Казанга һәм кире юнәлештә очыш түләнәчәк. Ике бизнес-класс һәм багаж белән икешәр якка ун эконом-класс очкычка билетлар каралган. Ул шәһәр үзәгендәге биш йолдызлы кунакханәдә урнашачак. Аның өчен ике люкс номер, ә төреме өчен 10 стандарт номер әзерләнәчәк.

Аерым концерт програмы Казан ратушасында узачак. Ул кимендә бер сәгать дәвам итәчәк. Програмда кимендә 18 кешедән торган оркестр, хор һәм бию коллективлары, шулай ук татар һәм урыс телләрендә чыгыш ясаячак Татарстанның танылган театр яки телевидение артисты катнашачак.

Бәйрәм кичке сәгать 22:00дә Казансу елгасы өстендә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

▪️30 август – Татарстан суверенитеты көне. 36 ел элек кабул ителгән Суверенитет декларациясенең исеме генә калды, хакимият мөстәкыйльлек сүзен телгә алырга да шүрли. Русиядә үзәкләштерү сәясәте елдан-ел көчәя бара. Татарстанның хокуклары, яулап алган ирекләре юк ителде.

@azatliqtadiosi
  • 👍 5
  • ❤ 2
Post #31469 327
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Сумыга дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Алдагы көнне Кривой Рог районында дроннарның ягулык салу станциясенә (АЗС) һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Иртән дроннарның Мәскәү өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Өлкә губернаторы Андрей Воробьев белдерүенчә, дроннар бәрелүдән соң Чехов мунициаль бүлгесендәге Новоселок сәнәгать зонасында берничә янгын чыккан. Аерым алганда келәт янган, электр подстанциясе һәм тагын бер бинага зыян килгән.

🔸Украина дроннары Ленинград өлкәсендә Wildberries келәтенә һөҗүм иткән, шулай ук көчле янгын башланган. Ширкәттә белдерүләренчә, беренчел мәгълүматларга караганда зыян күрүчеләр юк, кешеләр эвакуацияләнгән. Өлкә губернаторы һөҗүм булуын хәбәр итте, әмма аның кайсы ширкәткә ясалуын ачыкламады. Аның сүзләренчә, бер кеше яраланган.

🔸Төнлә Telegram кушымтасы App Store кибетеннән юкка чыккан. Apple матбугат хезмәтендә моны балаларга карата сексуаль көч куллануга бәйле материаллар таратуны тыю кагыйдәләрен бозу белән аңлатканнар. Reuters хәбәр итүенчә, мессенджер әлеге эчтәлекне бетергәннән соң, кушымта кабат App Storeда барлыкка килгән.

🔸Таңнан Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Росавиация хәбәр итүенчә, Түбән Кама һава аланы вакытлыча эшен туктаткан.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
  • 🔥 1
Post #31468 315
Татарстанның ТНВ телеканалын ясалма фәһем тудырган салават күпере төсләрендәге байрак күренгән видео өчен 40 мең сум штрафка тартканнар

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның "Яңа Гасыр"(ТНВ) телеканалын Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә (нацист атрибутикасын яки экстремист дип танылган оешма символикасын пропагандалау йә ачык күрсәтү) гаепле дип тапкан һәм 40 мең сум штраф салган.

▪️Видео 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә чыккан. Анда ясалма фәһем ярдәмендә тудырылган алып баручы Әминә Юнысова һава торышы турында сөйли, экранда туңдырма киоскы янында торучы балалар күренә. Шул вакытта киоск киштәсендә салават күпере төсләрендәге байрак та күренә. Русия хакимияте аны "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дип атаган, әмма чынлыкта рәсми теркәлгән оешма булмаган берләшмәнең символикасы дип саный

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Татарстанның ТНВ телеканалын ясалма фәһем тудырган салават күпере төсләрендәге байрак күренгән видео өчен 40 мең сум штрафка тартканнар Видео 1 июнь көнне чыккан иде.
  • 👎 7
  • 🤬 3
  • 💊 1
Post #31467 290
Башкортстаннан Русиянең Украинага каршы баскын сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 39,49

Бу күрсәткеч бик әкерен булса да, арта бара.
 
👉35-44 яшь: кимендә 2 892 кеше,

👉25-34 яшь: кимендә 1 949 кеше,

👉45-54 яшь: кимендә 1 822 кеше,

👉55+ яшь: кимендә 752 кеше,

👉18-24 яшь: кимендә 689 кеше.
 
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (2 633). Икенче һәм өченче урында 1970нче (1 719) һәм 1990нчы (1 708) елларда туучылар бара.

Барлык үлүчеләрнең яше төгәл билгеле булмау сәбәпле, хисаплау өчен тулы мәгълүмат булган кешеләр яше кулланылды. Андый мәгълүматны без 8 104 кешедә таба алдык.
 
Тулырак безнең хисапта укыгыз.

@azatliqradiosi
Post #31463 618
Түбән Новгород өлкәсендәге борынгы татар авылы Сафаҗайның 575 еллыгына багышланган чаралар уздырылды

Нижгар төбәгендәге әлеге авыл турында беренче язмалар 1451 елга караган рәсми документлар сакланган. Октябрь инкыйлабына кадәр Сафаҗайда сигез мәчет эшләгән, мәдрәсәләр булган, узган гасырның дини яңарыш чорында биш гыйбадәт йорты торгызылган, хәзер алар барысы да эшли.

Сафаҗай җәйге мәдрәсәсе эшли башлауга быел 30 ел булган. Җәйге мәдрәсә балаларны берьюлы дүрт мәчеткә бүлеп белем бирә. Быел анда 220 бала белем ала.

▪️Сафаҗай авылы Сергач якларындагы өч дистәләп татар авыллары арасында Казанга иң якыны, чөнки ул өлкәнең көнчыгышында урнашкан. Сафаҗайдан Сура елгасына берничә дистә чакрым гына.

▪️Сафаҗай Нижгар татарларының олы авылларыннан санала. Көндәлек матбугатта да, халык арасында да бу яктагы татарларны Сергач татарлары диләр. Сергач – Мәскәү юлы өстендәге бер кечкенә шәһәр һәм анда татарлар саны гомумән берничә йөздән артмый. Әмма, халык теленә шулай кереп калган.

Тулырак👉 монда

📷ДУМРФ татарча
  • 👍 8
  • ❤ 5
  • 🔥 3
  • 🥰 2
Post #31462 266
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина дроннары Владимир өлкәсендә Wildberries келәтенә һөҗүм иткән. Ширкәттә белдерүләренчә, зыян күрүчеләр юк, кешеләр эвакуацияләнгән. Шул ук вакытта өлкә губернаторы Александр Авдеев бер кеше җәрәхәтләнүе турында белдерде. Хәзер янгын сүндерү эшләре бара.

🔸Белгород өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер бала һәлак булган, икесе төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта өлкә башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Шуваев хәбәр итте. Дрон балалар мәйданчыгы янында шартлаган.

🔸Төнлә Белгородта дроннар эшләү һәм сынау эше белән шөгыльләнгән дәүләт технология университеты (В.Г. Шухов исемендәге БДТУ) бинасына дроннар һөҗүм ясалган. Бу хакта «Пепел Белгород» басмасы хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга күрә, бина тулысынча янып беткән.

🔸Пакыстанның Кабал шәһәрендә билгесез кеше полиция бинасы ишеге төбендә шартлаткыч шартлаткан. 14 кеше һәлак булган. Ким дигәндә 20 кеше яраланган.

🔸Камал театрының Мәскәүдә гастрольләре узачак. 22-27 сентябрендә Русия дәүләт академия Кече театры сәхнәсендә «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ситса туй», «Әлфия Авзалова. Мәңгелеккә юл» спектакльләре күрсәтеләчәк.

@azatliqradiosi
  • 🔥 4
Post #31457 532
Канадада "Татар аланы" узды

Үткән ел алан АКШ-та оештырылган иде.

Аланны оештыручы Алимә Сәлахетдинова әйтүенчә, ул күчмә алан концепциясен якын итә.

"Татарлар теләпме, теләмичәме күчеп йөргән һәм йөри. Бүген дә шулай. Шулкадәр сыгылмалы безнең милләт, тарихка күз салсаң, кая китмәсен, кайда тамыр җәймәсен, татарның мәчетен төзергә, мәктәбен булдырырга куәте булган. Башкаларга кушылмаган да, эремәгән дә, шул ук вакытта яңа җирнең кануннарын да үтәгән, шунда ук бизнес корган, телен өйрәнгән. Мәгьрифәтчелек нигезендә лидерлар туган. Шуңа күрә күчмә халыкка күчмә алан да туры килә. Әлегә Канада, Америка арасында йөрибез. Әмма аланның Европада, Төркиядә узуын телим. Әмма алга таба ничек булыр - белмим", ди ул


Тулы фотогалерея 👉монда

Мәкаләне 👉монда укыгыз
  • 🔥 8
  • ❤ 5
  • 🙏 1
Post #31456 274
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүгенге кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Һава аланнары вакытлыча ябылды. "Аспекты" язуынча, Башкортстанда шаһитлар Дим күгендә очкыч тибындагы дронның шәһәр…
Бүген "Башнефть" ширкәтенә дроннар һөҗүм итте

Республика башлыгы Радий Хәбиров үз Telegram каналында язуынча, 2 августта көндез барлыгы 25 дронны бәреп төшергәннәр.

"Республика ширкәтләренә ясалган чираттагы киң колачлы дрон һөҗүмен бәреп төшердек. Саклану министрлыгы көчләре, ширкәтләрне саклау хезмәтләре һәм "БАРС"ның мобил төркемнәре 25 дронны юк итте. Зыян күрүчеләр юк. Дроннарның берсе Уфаның сәнәгать зонасы өстендә бәреп төшерелде. Нәтиҗәдә янгын чыкты, аны сүндерүгә керештеләр", дип язды Хәбиров.

Дроннарның кайсы ширкәтләргә һөҗүм итүен Хәбиров әйтмәде.

Supernova+ һәм Exilenova+ украин мониторинг каналлары "Башнефть" ширкәтенә "Лютый" дроннары белән һөҗүм итүе турында хәбәр итте һәм сәнәгать зонасындагы янгын кадрларын бастырды.

▪️Ел башыннан Башкортстанда дрон һәм ракет һөҗүме турында якынча 40 тапкыр игълан иттеләр.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Telegram Exilenova+ Башнефть, один из прилетов.
  • 👍 1
  • 🔥 1
Post #31455 275
Русиянең эре банкы ярдәм хезмәтенә татар теле кертелде

Русиянең Сбер банкы мобил кушымтасындагы ярдәм хезмәтенә татар, башкорт, чуаш, удмурт, саха, бурят, осетин һәм башка телләрне өстәде. Хәзер мөштәриләр сорауларын шул телләрдә бирә һәм җавап ала ала.

Сүз Русия халыклары телләрен белүче хезмәткәрләрне эшкә алу турында түгел, ясалма интеллект ярдәмендә автоматик тәрҗемә турында бара. Тәрҗемә банкның үзенең тел моделе башкара. Мөштәри туган телендә яза, банк хезмәткәре аның соравын урысча күрә. Хезмәткәрнең җавабы исә клиентка кире аның үз телендә килә. Икесе дә бер тәрәзәдә эшли – анда сорау да, җавап та, аларның тәрҗемәсе дә бергә күренә.

Системга барлыгы кырыктан артык тел кертелгән диелә. Русия халыклары телләреннән тыш инглиз, кытай телләре, шулай ук таҗик, үзбәк, кыргыз телләре дә бар.

▪️Сбер банкына каршы АКШ, Европа Берлеге, Британия, Канада, Япония, Австралия, Яңа Зеландия һәм Швейцария чикләүләре гамәлдә.

Тулырак 👉монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Русиянең эре банкы ярдәм хезмәтенә татар теле кертелде Русия телләренә тәрҗемә ясалма интеллект ярдәмендә башкарыла диелә.
  • 👍 3
  • 🤔 1
Post #31454 275
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүгенге кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Һава аланнары вакытлыча ябылды. "Аспекты" язуынча, Башкортстанда шаһитлар Дим күгендә очкыч тибындагы дронның шәһәр ягына очуын күргән. Төньяк сәнәгать зонасы янында ким дигәндә дүрт шартлау тавышы ишетелгән. Басма мәгълүматынча, дроннарның берсен «Башнефть-УНПЗ» өстендә бәреп төшергәннәр. Кайбер урыннарда сирена тавышлары яңгыраган. «Новойл» корылмасы районында төтен күтәрелә.

🔸Самарда Wildberries келәтенә дроннар һөҗүм иткән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

🔸Сарытауда һөҗүм нефть эшкәртү корылмасына ясалган. Өлкәнең Энгельс шәһәрендә дронның күпкатлы йортка бәрелүе нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта губернатор Роман Бусаргин хәбәр итте.

🔸Русиянең террорга каршы комитеты кичә Мәскәүдәге Balzi Rossi ресторанындагы шартлауны теракт дип атады. Оешма белдерүенчә, һәлак булган өч кешенең берсе — ресторанга шартлаткыч алып керергә тырышкан хатын-кыз, икенчесе аны кертмәгән сакчы һәм өченчесе — ресторан кунагы. РЕН ТВ һәлак булучылар бишәү дип белдерә. Тагын алты кеше авыр хәлдә.

@azatliqradiosi
Telegram Аспекты - Башкортостан Группа уфимских нефтезаводов подверглась новой массированной атаке 18+ НАСТОЯЩИЙ МАТЕРИАЛ (ИНФОРМАЦИЯ) ПРОИЗВЕДЕН, РАСПРОСТРАНЕН И (ИЛИ) НАПРАВЛЕН ИНОСТРАННЫМ АГЕНТОМ ИНТЕРНЕТ-ИЗДАНИЕМ «АСПЕКТЫ БАШКОРТОСТАНА» ЛИБО КАСАЕТСЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ИНОСТРАННОГО АГЕНТА…
  • 👍 3
  • 🔥 1
Post #31453 289
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Вазифасыннан алынган уфалы этнолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә эшен оттырган Уфадан этнолог, социолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе карарын шикаять итә алмады. Сүз аның 1990 елдан бирле…
Мәхкәмә этнолог Илдар Габдрафыйковның эштән җибәрелүенә шикаятен кире каккан, аны эштән бирелгән фатирыннан да чыгаралар

Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе Уфа этнологы Илдар Габдрафыйковның эштән җибәрелүен кануни дип таныган карарга биргән шикаятен кире каккан.
Шулай итеп, Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе чыгарган карар гамәлдә калган.

Габдрафыйков сүзләренчә, шул ук вакытта аны эшеннән бирелгән фатирыннан мәҗбүри чыгару процессы да бара. Аның әйтүенчә, Уфа федераль тикшеренү үзәге быел мартта фатирыннан чыгару турында дәгъва белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, ә 7 июльдә район мәхкәмәсе бу таләпне канәгатьләндергән.

Галим әлеге карарга да шикаять биргән. Ул мәхкәмә Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишковның хатын исәпкә алмаган дип саный. Габдрафыйков әйтүенчә, хәзер ул әлеге институтта дистанцион рәвештә эшли, һәм Башкортстанда этник мониторинг һәм социологик тикшеренүләр үткәрү өчен Уфада булуы кирәк.
Габдрафыйков алга таба Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген карый.

🔹Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков былтыр вазифасы өчен үткәрелгән бәйгедә җиңә алмагач эшеннән җибәрелде. Әлеге вазифага филология фәннәре докторы Элвина Салихова билгеләнде.

1990 елдан институтта эшләгән Габдрафыйков эштән җибәрелүен мәхкәмәдә бәхәсләшергә тырышты.

Галимне яклап, Русия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Ширшов исемендәге Океанология институтының фәнни җитәкчесе һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Нигъмәтуллин Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумыннан чыккан иде. Ул Габдрафыйковны эштән алуны үзәк җитәкчелегенең "канунсыз гамәле" дип атады. Аңа Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков та кушылды.

Үзәк җитәкчесе Василий Мартыненко бу гаепләүләрне кире какты. Аның сүзләренчә, вазифага бәйге гамәлдәге кануннар нигезендә үткәрелгән.
  • 🤬 5
  • 🏆 1
Post #31445 290
Европаның абруйлы оешмасы Русиядәге җирле халыкларны урыслаштыру һәм милләтләр хокукларын кысуда гаепли.

Азатлык сөйләшкән белгечләрнең документка карашлары төрле. Кемдер аның файдасы һичшиксез булачак дип санаса, икенчеләре буш куык дигән фикердә.

Фикерләрне 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 👍 4
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →