Бүген "Башнефть" ширкәтенә дроннар һөҗүм итте
Республика башлыгы Радий Хәбиров үз Telegram каналында язуынча, 2 августта көндез барлыгы 25 дронны бәреп төшергәннәр.
"Республика ширкәтләренә ясалган чираттагы киң колачлы дрон һөҗүмен бәреп төшердек. Саклану министрлыгы көчләре, ширкәтләрне саклау хезмәтләре һәм "БАРС"ның мобил төркемнәре 25 дронны юк итте. Зыян күрүчеләр юк. Дроннарның берсе Уфаның сәнәгать зонасы өстендә бәреп төшерелде. Нәтиҗәдә янгын чыкты, аны сүндерүгә керештеләр", дип язды Хәбиров.
Дроннарның кайсы ширкәтләргә һөҗүм итүен Хәбиров әйтмәде.
Supernova+ һәм Exilenova+ украин мониторинг каналлары "Башнефть" ширкәтенә "Лютый" дроннары белән һөҗүм итүе турында хәбәр итте һәм сәнәгать зонасындагы янгын кадрларын бастырды.
▪️Ел башыннан Башкортстанда дрон һәм ракет һөҗүме турында якынча 40 тапкыр игълан иттеләр.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31456
274
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүгенге кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Һава аланнары вакытлыча ябылды. "Аспекты" язуынча, Башкортстанда шаһитлар Дим күгендә очкыч тибындагы дронның шәһәр…Telegram Exilenova+ Башнефть, один из прилетов.
- 👍 1
- 🔥 1