TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31892 169
Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган

Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв хәбәр итте. Барыбино бистәсендә коткаручылар җимерелгән хосусый йорт хәрабәләре астыннан 71 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Йортта булган хатын-кыз яраланган. Солнечногорски шәһәр бүлгесендә Радумля бистәсендә 20 яшьлек ир һәлак булган.

Шулай ук хосусый йортларга зыян килгән.

Солнечногорски шәһәр бүлгесенең Литвиново авылында келәт җирлегендә янгын чыккан. Аны инде сүндергәннәр. Зыян күргән урыннарда ашыгыч ярдәм һәм коммуналь хезмәтләр эшен дәвам итә диелә.

ASTRA үткәргән OSINT-анализ мәгълүматына караганда, Мәскәү өлкәсендә Русиядәге иң зур нефть базасы яна. Шул ук вакытта хакимият вәкилләре бары тик торак йортларга зыян килүе турында гына хәбәр итте.

Дрон һөҗүме 5 сентябрь кичендә башланды.

Русиянең һөҗүмнәренә җавап итеп, Украина да Русиягә даими дроннар җибәреп тора.
  • ❤ 3
  • 🎉 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  5. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
  6. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →