TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31889 519
Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар?

Татарстанның сәяси мәйданында үзгәрешләр. Республиканың Дәүләт Шурасына яңа рәис сайланды.

Фәрит Абдулганиев дәүләт системында озак еллар эшләсә дә, аның сәясәттә бернинди дә тәҗрибәсе юк диярлек.

Бу яктан Абдулганиев 1998 елдан 2026 елга кадәр Татарстан парламентын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшиннан нык аерыла.

Бүген сәяси вертикаль көчле заманда Татарстан парламенты курчак театры буларак та кабул ителә ала. Аның статусы формаль кебек тоелырга мөмкин.

Әмма Русиядә сәяси вазгыять кискен үзгәрсә, Мәскәү хакимияте көчсезләнсә яки дәүләт зур сәяси кризис эченә батса, Татарстан парламентының роле дә үзгәрергә мөмкин. Татарстан тарихында мондый тәҗрибә инде булды: Советлар Берлеге таркала башлаган чордаТАССРның Югары Советы мөһим сәяси үзәккә әверелде. 1990 елда нәкъ шул Шура депутатлары Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Ул вакытта Татарстанның яңа чоры башланды.

Шуңа күрә Дәүләт Шурасы рәисенең кем булуы бүгенге көн мәсьәләсе генә түгел.

Гадәттән тыш сәяси шартларда парламент мөстәкыйль позиция белдерә алырмы? Аның җитәкчесе республика мәнфәгатьләрен яклап чыгарга әзер булырмы? Ни өчен бу вазифага парламент тәҗрибәсе, мөстәкыйль сәяси позициясе һәм сәясәттә үз исеме булган кеше түгел, ә башкарма хакимият мәктәбен узган технократ сайланды?

Бу хакта сәясәт белгече Руслан Айсин фикерләрен 👉 укыгыз.
Азатлык Радиосы Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Азатлык Радиосы аралашкан белгечләр Фәрит Абдулганиев шәхесе Казанга да, Мәскәүгә дә уңайлы, кирәкмәгәндә «сюрприз» ясамаячак, дип саный.
  • 👍 3
  • ❤ 1
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  2. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  3. Oct 5, 2026Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк Казанда 5 октябрьдә…
  4. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  5. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
  6. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →