TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31887 108
Бүген Сөембикә манарасыннан ярымайны алачаклар. Ул реставрацияләнәчәк

Казанда 5 октябрьдә Сөембикә манарасыннан ярымайны реставрацияләү өчен вакытлыча алып торачаклар. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Эшләр корылманың тышкы күренешен саклау һәм аның өлешләренең хезмәт итү вакытын озайту өчен башкарыла.

Ярымай 15 елдан артык элек урнаштырылган. Шул вакыт эчендә ул даими рәвештә җил, явым-төшем һәм температура үзгәрешләре тәэсирендә булган. Реставрация эшләре якынча өч атна дәвам итәчәк. Эшләр тәмамлангач, ярымайны манарага яңадан урнаштырачаклар.

Агымдагы елның июлендә Казан Кремлендә Сөембикә манарасын реставрацияләү эшләренә керештеләр. 2026 ел ахырына кадәр манараның нигезен ныгыту эшләре башкарылачак. Бу тарихи корылманың хәзерге торышын саклап калырга ярдәм итәргә тиеш.

🔻Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.

🔻XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.

🔻Манара ЮНЕСКО тарафыннан саклана.
  • ❤ 6
  • 🔥 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә быелгы Нобель бүләге «яктылык ярдәмендә идарә ителә торг…
  2. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  3. Oct 4, 2026Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында…
  4. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  5. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  6. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →