TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #31880 98
Казанда "Кызыклы шәкерт" спектакле премьерасы узды: туган телен белмәгән татарлар турында фарс

Спектакльне "Алтын битлек" лауреаты Тимур Кулов куйган. Рольләрдә Казан театрлары артистлары: Нурбәк Батулла, Минзәлә театры режиссеры Илнур Гарифуллин, Камал театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова һәм Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллин уйнады. Проект Татарстан президенты каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән эшләнгән диелде.

Тамаша жанры – абсурд элементлары булган фарс. Вакыйга идән астында бара, тамашачы да геройлар белән бер үк бүлмәдә утыра. Сюжет нигезендә, режиссер Артур Аяков радиода, туган телен белмәгән кеше буларак, "үз үзаңы идән астында" утырасы килмәвен әйтә. Шуннан соң аны чын подвалга ябып куялар. Аны анда тотучы Фәрит, аның әнисе Фирая һәм полиция хезмәткәре Фирзәр режиссерны "милли рух"сыз спектакльләр куюда гаепли. Алар аннан "Шүрәле"не "милли рух" белән сәхнәләштерүне таләп итә.

Тимур Кулов бу темага ни өчен алынуын болай аңлатты: "Глобаль дөньяда без үзебезне татар дип таныйбыз, әмма телне белмәсәк, күп яктан караганда татар түгелбез". Аның фикеренчә, үзбилгеләнү соравы һәр кешенең тормышында кайчан да булса барыбер туа.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 🔥 3
  • 🤔 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 4, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 3, 2026Баланың туган телен белмәве үскәч нәрсәгә китерә? Кайберәүләр балага татар теле кирәк түге…
  3. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  4. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  5. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
  6. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →